Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Юл өзеклеге куркыныч түгел

Район советы һәм Иске Каразирек авыл җирлеге депутатлары сайлаучыларының үтенечләрен үтәү өстендә актив эшлиләр.

Уртак көчләр белән депутатлар авылның Тукай урамындагы юлына вак ташы җәйгәннәр. Ленар Идрисов 200 метр озынлыктагы юл өчен вак таш китергән, Фирдәвес Гафиятов аны трактор белән тигезләгән, җирлек башлыгы Гүзәлия Котдусова юлны грейдер белән тигезләү турында килешкән. Бу эш аркасында көзге өзеклек вакытында җәяү һәм машинада йөрү күпкә җиңеләйгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев