Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Юлларда балаларга аерым игътибар

    Агымдагы елның җиде ае эчендә район территориясендә балигъ булмаган балалар катнашында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алган.

    Юлларда автомобиль аварияләрен кисәтү максатында һәм яңа уку елы башлану уңаеннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү чарасының икенче этабы уздырыла. Бу чорда ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләр, шул исәптән, балигъ булмаган балалар тарафыннан да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча да өстәмә контроль урнаштыралар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: