Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Юлларны ремонтлау һава торышына бәйле

Озак көтелгән яз килде, әмма автомобильчеләр аның нәтиҗәләренә шат түгел. Кар белән бергә бистә юлларыннан өлешчә асфальт та юкка чыккан.

Урыны-урыны белән Урыссу урамнарында юл полотносы асфальты шулкадәр юылган ки, әлеге чокырга көпчәк эләксә, автомобиль сөюче ремонтка янчыгын бушатырга әзерләнсен. Юл эшчеләре тик тора, эшләрне башлау өчен юлларның кипкәнен көтә. Ә транспорт йөртүчеләр вәзгыятькә яраклашалар һәм сикәлтәләр арасыннан оста маневрлар ясыйлар. Менә экстремаль автомобиль йөртү күнекмәләре кайда кирәгер иде! Сезнең игътибарга кайбер юл хәрәкәтендә катнашучыларның фикерләрен тәкъдим итәбез.
Алинә, 24 яшь
Әйе, Урыссудагы юлларны яхшы дип булмый. Кирпеч белән ремонтлыйлар, вак таш җәеп куялар. Бер тапкыр капиталь ремонт ясасыннар иде дә инде, берничә елга проблема турында онытсыннар иде! Күз буяу өчен "ямаулыклар салалар". Ә без шуның өчен салымнар түләргә тиеш...
Рамил, 54 яшь
Һәр яз саен шулай инде! Урыссу һәм Ленин урамнарындагы яңа асфальтка күптән түгел генә шатланган идек, инде барысы да баштагы "кыяфәтен" алган. Юл эшчеләренең сыйфатлы асфальт файдалануларын телисе килә. Кайгырмасыннар, эшсез утырырга туры килмәс!
Рөстәм, 35 яшь
Тукай урамы буйлап 5-6 автомобильнең көчкә хәрәкәт итүенә шаһит булдым... Чокырлар аркасында 2 санлы балалар бакчасыннан алып М. Җәлил урамына кадәр юл кисемтәсен үткәнче, һәрберсе туктый-туктый барды.
Айсылу, 30 яшь
Безнең юллар - "иң яхшылары". Хөрмәтле юл эшчеләре, Әрмәнстанда, мәсәлән, юлга асфальт җәяләр дә, су салып карыйлар. Әгәр су асфальт өстендә калса, юл эшчеләре юлны тулысынча яңадан ремонтлый!!! Ә бездә чокырлар су белән тулган.
Марсель, 39 яшь
Мин район кешесе түгел. Узып барышлый гына. Сездәге юлларны, әлбәттә, иң яхшылары дип булмый. Әмма артык җимерек тә түгел. Күптән түгел Самарада булдым, анда коточкыч хәлләр була - машиналар җир астына төшеп китә. Татарстанда да вәзгыять чынлап та аяныч булган юллар бар. Язын бөтен илдә шундый картина.
Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматы буенча, килеп туган шартларда юлларны сыйфатлы ремонтлау мөмкин түгел. Тәҗрибә күрсәткәнчә, чуерташ, кирпеч яки салкын асфальт белән ремонтлау проблеманы өлешчә генә хәл итә. Әлеге материал тиз ваклана, су белән юыла. Мәсәлән, күптән түгел генә 5 тонна салкын асфальт Үзәк, Урыссу һәм Муса Җәлил урамнарының иң җимерек участокларына җәелде. Бу вакытлыча гына вәзгыятьтән чыгу мөмкинлеге. Яхшы һава торышы урнашу белән бистәнең тугыз урамында ремонт эшләре башланачак. Алдан исәпләүләр буенча, юлларның 400 квадрат метрында чокырларны ремонтлау таләп ителә, 3000 квадрат метрда тергезү эшләре мөһим. Шәхси сектор урамнары һәм тыкрыклар исәпкә алынмый. Алар турында күлләвекләр кипкәч кайгыртачаклар. Шулай итеп, хөрмәтле урыссулылар, сабыр итәбез һәм яхшы һава торышын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев