Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы җирендә - Коръән укучылар бәйгесе

Үткән шимбә иртәсендә Ютазы районы тарихында тәүге изге бәйрәм – “Халисә” Бөтенроссия хатын-кызлар арасында Коръән укчылар бәйгесе булып узды.

Изге Китап сүрәләрен яттан укыр өчен Казан, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш, Уфа, Магнитогорск шәһәрләренән, Мардовия иленнән һәм, әлбәттә, үзебезнең Урыссу мәхәлләсеннән иллегә якын кыз бала һәм хатын-кыз җыелды. Җомга көнне бәйгенең сайлап алу туры үтте һәм район мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән сәхнәсендә 22 катнашучы чыгыш тотты.

Тамаша залын тутырып җыелган күп сандагы кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин җылы итеп сәламләде.

- Мөхтәрәм дин кардәшләрем, бүген безнең район мәдәният йорты изге Коръән моңы нурларына төренәчәк. Һәм без әлеге бәйрәмнең Казан һәм Мәскәү кебек эре калаларда түгел, ә нәкъ менә безнең кечкенә Урыссу бистәсендә узуы һәм дәрәҗәле кунаклар кабул итә алуыбыз белән горурланабыз. Сезнең барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең ярдәме юлдаш булсын, - дигән теләктә калды ул. 

Дини бәйге тәртибе башка төрле сәнгатьле укучылар бәйгесеннән берникадәр аерылып торды. Катнашучылар арасында жирәбә уйнатылды. Сәхнәгә чыккан катнашучылар билет алды. Аның саны буенча Коръән укучыларга билетта каралган биремнәр - сүрәләр һәм аятьләр әйтелмәде. Жюри әгъзалары - Казан шәһәреннән үк килгән тирән белемле һәм абруйлы абыстайлар сүрәләрнең кереш өлешен укый башлады һәм катнашучы, аның нинди сүрә булуын ачыклап, аны тулаем укып чыгарга тиеш булды. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Берәүләр – каушап калды. Икенчеләр – хаталарга юл куйды. Әмма алар барысы да үзләрендә көч капты һәм Ходай Тәгалә ярдәме белән биремне ахырга кадәр башкарып чыга алды.

Сәхнәдә Башкортстан Республикасыннан килгән алты һәм җиде яшьлек бертуган кызлар Әминә һәм Хафиза Зәероваларның Коръән сүрәләрен яттан укуы, әлбәттә, безнең һәрберебезгә якты үрнәк булды. Әлеге кечкенә балалар бәйге биремен югары дәрәҗәдә башкарып чыгуы белән генә түгел, үзләренең сөйкемлелеге, мөселман хатын-кызларына гына хас тыйнаклыклары белән дә тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Хатын-кызлар Коръән уку бәйгесендә көч сынашкан арада, ир-егетләр Бәйрәкә авылына, аның тарихи урыннарына сәяхәт кылды. Чарада катнашучылар һәм тамаша кылучылар өчен мәдәният йорты фойесында уртак көч белән хәләл ризыклардан чәй табыны корылды.

Алты сәгать дәвам иткән бәйге турында тулы язма белән район газетасы битләрендә укып танышырга була.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары:http://yutazy.ru/photo/v-urussu-proshel-vserossiyskiy-konkurs-chtetsov-korana-sredi-musulmanok

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев