Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы эшчәнлеге уңай бәя алды

Кичә, 2020 елның 20 февралендә өченче чакырылыш Ютазы район советының XXXI утырышы узды.

Сессиянең көн тәртибендә каралган төп сорау - Ютазы районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин чыкты.

- Якынча мәгълүматларга караганда, 2019 елда тулай территориаль продукт чагышытырлык бәяләрдә 8 миллиард 740 миллион сум тәшкил итте, ягъни узган елга карата 104 процент. Үз салым һәм салым булмаган керемнәрнең үтәлеше тәгаенләнгән еллык фаразга карата 106 процент. Район икътисадының төп тармагы булып сәнәгать тора. Хисап елында район предприятиеләре тарафыннан 3 миллиард 817 миллион сумлык товар төяп озатылган. 2019 елның 9 аенда төп капиталга инвестицияләр күләме (бюджет акчаларын исәпкә алмыйча) якынча 890 миллион сум тәшкил итте, бу, 2018 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк. 2019 ел район аграрчылары өчен уңышлы ел булды. Тулай ашлык җыемы, һәр гектардан уртача 30,9 центнер бөртек чыгып, 54,8 мең тонна булды. 2019 елда инвестицияләр күләме 225,5 миллион сум тәшкил итте, ә соңгы сигез елда агротармакка бер миллиард сумнан артык акча кертелде, - дип чыгыш тотты Аяз Әдип улы.

Докладчы, шулай ук, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте өлкәләренең эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирде. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында муниципалитет алдында торган йөкләмәләрне лаеклы хәл итү бурычларын да атады.

Сессияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов дәвам итте.

- Татарстанның тотрыклы позициясендә Ютазы районы да өлеше бар. «Волма-Әбсәләм» җәмгыятендә 2019 елда сәнәгать җитештерүенең, узган ел белән чагыштырганда, 34 процентка артуын билгеләп үтү аеруча күңелле. Шул ук вакытта Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатын, Урыссу химия заводын җитештерүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Ютазы районы территориясендә «ТАПАРТ» һәм «БАСЭТ» кебек предприятиеләрнең җитештерү мәйданчыклары урнашуына да якты киләчәккә өмет уята. «Урыссу» сәнәгать паркына тагын да күбрәк резидентлар җәлеп итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте кунак.

Чара ахырында Ютазы районы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев