Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы медиклары – медицина советында

    Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсенең актлар залында Ютазы районы медицина коллективы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнашында медицина советы узды.

    Районның баш табибы Светлана Шакирова үзе җитәкли торган хезмәт коллективы 2019 елда башкарган эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Әле моннан берничә ел элек кенә республика рейтингында 45 урында торган Урыссу үзәк район хастаханәсе үткән елгы күрсәткечләре буенча 23 урынга менә алган икән, димәк, Ютазы районы медикларының эше камилләшә бара. Моның шулай булуын башкала кунагы Владислав Виниченкода раслады. Ул киләчәктә медицина ярдәме күрсәтүне тагын да яхшырту максатында кайбер диагностика җиһазлары, әйтик, холтор белән тәэмин итүдә ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте. Чөнки үз чыгышында Светлана Закир кызы район хастаханәсендә медицина җиһазларының кайбер төрләре хәтта ремонтлауга да ярамый дип кискен торган проблеманы билгеләде.

    Медсоветта район советы депутатлары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашу сәбәпле, аларда сәламәтлек саклау министры урынбасарына сораулар тумый кала алмады. Чара хезмәт алдынгыларын котлау белән тәмамланды.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

    Фото:http://yutazy.ru/photo/meditsina-yutazinskogo-rayona-..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: