Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы полиция хезмәткәре Айдар Нурисламов – иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе

Казанда ел саен үткәрелә торган “ТРның балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда безнең райондашыбыз – бәйгенең зона турында җиңүче, Ютазы районы буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы полиция капитаны Айдар Нурисламов катнашты. Татарстанның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренә Камал театрында кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар һәм спектакль күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Җәмәгать тәрбиячесе буларак, Айдар Сөләйман улы бүген сигез яшьлек баланы үз кайгыртуына алды. Малай күп балалы тулы булмаган гаиләдә үсә. Өстәвенә, сәламәтлегендә зур җитешсезлекләр булган балага берничә операция үткәрергә туры килә. Моннан тыш, малай караклык юлына баса. Шул рәвешле, ул әнисенең һәм тирә-юньдәгеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырыша.

- Без бала белән төрле каһарманнар турында китаплар укыйбыз, хәрби техника сурәтләре белән кызыксындык. Спорт мәйданчыкларында шөгыльләнү аңа бик ошый. Безгә аны футбол түгәрәгенә урнаштырырга насыйп булды. Бала бассейнга йөри. Бергәләп зоопаркка бардык. Моңа кадәр мондый җирләрдә булмаган бала үзенә карата күрсәтелгән игътибарны, кайгыртучанлыкны бик шатланып кабул итә. Чөнки ул табигате буенча бик аралашучан кеше. Һәр чарада мин аңа яхшыны яманнан аерырга, намуслы һәм ярдәмчел булырга өйрәтәм, - дип сөйли үз эшчәнлеге турында Айдар Сөләйман улы.

Эшке эшләр органнарында югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән өчен 2017 һәм 2018 елларда ТР Эчке эшләр министрлыгының дипломнары белән билгеләнгән полиция капитаны Айдар Нурисламов быел республиканың иң яхшы иҗтимагый тәрбиячеләр бәйгесененең “Тормышка юллама” номинациясендә мактаулы икенче урынга чыкты һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев