Ютазы районы тормыш-көнкүрешен тәэмин итү предприятиеләре коллективлары район җитәкчелеге белән очрашты
Район җитәкчелегенең социаль яклау, пенсия фонды, салым инспекциясе, мәшгульлек үзәге, Росгосстрах-Татарстан, социаль иминиятләштерү, үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәт коллективлары, шулай ук идарәче компания, «Восток», «Маяк», «Удача» торак-коммунал хуьалыклары хезмәт коллективлары; «Экосистема», БТИ, РУПС, РУЭС, БЭС, Урыссу – Водоканал, «Теплосервис» МУП, «УПБиО» МУП, ЮРЭГС, «Транспорт», «Татэнергосбыт» хезмәткәрләре белән чираттагы очрашуы район мәдәният йортында узды.
Очрашу барышында районның башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше урынбасары Равил Шәрипов предприятие хезмәткәрләренә агымдагы елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм перспективалары, 2020 елга планлы эшләр белән таныштырды.
Чара барышында эшчеләрнең район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларын бирү мөмкинлеге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев