Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы яшь гражданнары – кыю фикерләр форумында

Районда узган Яшь гражданнар форумында катнашкан балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары үзләрен борчый торган һәм кызыксындырган сорауларны шактый күтәрде.

Хәер, форум үзе дә яшь буынның актив гражданлык позициясендә булуын, яшьләргә үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрүдә ярдәм итүне максат итә. Яшь буын белән җанлыклы әңгәмә алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина мәктәп укучылары авызыннан яңгыраган һәр сорауга җавап бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча

быел Татарстанда икенче тапкыр үткәрелгән Яшь гражданнар форумы ун төрле тематик мәйданда узды. Катнашучылар район балалар хәрәкәтен үстерүдә барлыкка килгән мәсьәләләрне чишү өчен социаль проектлар ясады. Алар дискуссияләрдә актив катнашты, үз сорауларын кыю рәвештә публикага җиткерә алды. Форумда яшь гражданнарның фикер һәм теләкләрен бергә туплаган резолюция кабул ителде.

Чара Ютазы районында балалар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән укучыларны һәм аларның остазларын “Республика балалар оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасы дипломнарын тапшыру белән тәмамланмады.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Фото:http://yutazy.ru/photo/yunye-grazhdane-yutazinskogo-rayona-na-forume-smelykh-idey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев