Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы яшь самбочыларының беренче адымнары

    2019 елның 8 декабрендә Похвистнево шәһәрендә Халыкара самбочылар көне кысасында узган самбо буенча Ачык шәһәр турнирында Ютазы районының яшь спортчылары тәүге көрәшләрен үткәрде.

    2006-2007 һәм 2008-2009 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында узган ярышларда “Атлант” үсмерләр-яшьләр клубында тренерлар Хәлил Фәрхетдинов һәм Радик Залеев кул астында шөгыльләнүче Имиль Вахитов, Сәгыйть Ярков, Алмаз Йосыпов өченче урынга чыкты.

    Әлеге көрәш төре белән кызларның да шөгыльләнеп кенә калмыйча, мактаулы урыннар да яулавы аеруча күңелле күренеш. Татарстан, Самара, Оренбург һәм тагын берничә төбәктән килгән 180 самбочы арасында чыгыш тоткан Камилә Харисова пьедесталның өченче баскычына күтәрелсә, Алсу Авзалова исә икенче урынга лаек булды.

    Илмира ГАЛИЕВА

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: