Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы старт алды

Бүген Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия бәйгесенеңң муниципаль этабы башланд

Конкурс талантлы педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогларның социаль статусын һәм укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, шулай ук иң яхшы укытучыларның инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.  

Катнашучылар саны күп булу сәбәпле, бәйге иртәгә дә узачак. Ә бүген районның сигез мәктәбеннән тугыз укытучы ачык дәрестә үзләренең укытучылык осталыгын күрсәтте. Әйтергә кирәк, укытучылар конкурс биремнәрен лаеклы үтәделәр: укучыларны дәресләрдә кызыксындыра алдылар, үзләренең инновацион эш алымнары турында җентекләп сөйләделәр.   

Жюрига бәйге нәтиҗәләрен бәяләү һәм бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү эше йөкләнде. Шул ук вакытта, укытучы тарафыннан үз эшенең концептуаль нигезләрен бәян итү, актуальлек, педагогик эшчәнлеккә авторлык якын килүенең төп идеяләре, яңалыгы, нәтиҗәлелеге кебек критерийлар исәпкә алынды. Ютазы муниципаль районында "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе һәм призерлары кем булуы турында газета битләрендә укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев