Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында - җиңел атлет буенча Бөтенроссия ярышлары

“Олимп” спорт комплексында җиңел атлет буенча Бөтенроссия ярышларына Татарстан, Башкортстан Республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән спортчылар җыелды.

Башкортстан Республикасының “РегионПоставка” ҖЧҖ инициативасы белән оештырылган ярышларда 12 шәһәр һәм районнан 325 артык спортчы көч сынашты. Әлеге спорт чарасы 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылса да, йөгерү манежына ир балалар белән беррәттән кызлар да чыкты.

Аларны һәм тренерлары җиңел атлетика буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, Россия халыклары спартакиадасының көмеш призеры, ике тапкыр СССР Кубогы җиңүчесе, ярышларның төп иганәчесе Альберт Газизов сәламләде һәм матур җиңүләр теләде.

Ютазы районы абруен Бөтенроссия ярышларында 12 спортчы яклады. 2001-2002 елгы үсмерләр арасында 300 метр арада барган ярышлар урыссулы Эдуард Зыятдинов өчен җиңү белән тәмамланды. Пьедесталга күтәрелгән балалар дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән билгеләнде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев