Ютазы районында – Кыш бабайлар парады
Бүген Ютазы районы тарихында тәүге тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады узды.
Аларга әкияттән патшалыгыннан килгән күп сандагы персонажлар кушылды. Матур костюмнар, дәртле музыка, тамашачыларның хуплау авазы – болар барысы бергә күңелле бер тамашага әверелде. “Олимп” спорт комплексыннан башланып, район мәдәният йортына кадәр дәвам иткән Яңа ел парадында 400гә якын кеше катнашты. Бу вакытта район мәдәният йорты алды мәйданында бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе сату итте.
Ахыргы тукталышка килеп җиткән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, һәм барлык тамашачылар чыршы тирәли зур түгәрәк ясап, әйлән-бәйләнгә чыкты. Яңа елның иң популяр җырларына “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле кызлары флэш-моб оештырды. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән халыкны сәламләде.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев