Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында тагын бер һәйкәл ташы ачылды

Кичә күп санлы ютазылылар катнашында Әфган җирендә барган канкойгыч сугышта Ютазы җиреннән китеп, туган якларына әйләнеп кайтмаган каһарманнар данын мәңгеләштереп торучы һәйкәл ташы һәм сквер ачу тантанасы булды.

Быел Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулды. Әлеге юбилейлы дата уңаеннан Урыссу бистәсе халкы үзара салым акчасы хисабына әлеге тарихи урынны – Әфган сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне үзгәртеп ясап, аңа заманча облик бирергә дигән карарга килде. Тантанага җыелган күп санлы район халкы, Әфган һәм Чечен илләрендә хәрби бурычын үтәгән солдатлар арасында хәрби-интернационалист Альберт Камалетдиновның әнисе 84 яшьлек Миңсылу Хөснетдин кызы да бар иде.

Сүз алган район башлыгы Рөстәм Нуриев ун елга якын дәвам иткән Әфган сугышының бик күп аналарны хәсрәт утына салуын, бик күп улларның гаиләләренә кире әйләнеп кайтмавын билгеләп узды.

- Әмма тормыш алга бара, һәм әлеге хәтер көне кайгы көне булып кына калмасын. Юкка гына без бу урында сквер оештырмадык. Бирегә ял итәргә килгән өлкәннәр һәм балалар өчен ул аралашу урыны да, шул ук вакытта тормыш кыйбласы турында да уйлану урыны булсын, - дип ассызыклады ул үз чыгышында.

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов Россия халкы кичергән тарихны саклап яшәү һәм аны буыннардан буыннарга тапшыруның изге амәнәт булуын билгеләп узды. Хәрби-интернационалистларның район советы рәисе Ренат Кадыров Әфган сугышы корбаннары истәлегенә һәйкәл ташы ачуда катнашкан һәркемгә баш иеп, үз исеменнән һәм хәрби-интернационалистларның шәхси составы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, чал чәчле солдатның тавышы калтырады.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов һәм хәрби-интернационалистларының район советы рәисе Ренат Кадыровка Әфган сугышы каһарманнары истәлегенә үзгәртеп ясалган һәйкәл ташларын ачу хокукы бирелде. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өч катлы залп бирде һәм бер минутлык тынлык игълан ителде. Һәйкәл итәгенә район җитәкчелеге, мәктәп укучылары, район халкы тере чәчәкләр салды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Фото::http://yutazy.ru/photo/pamyatnik-dlya-tekh-kto-prisyagi-ne-narushil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев