Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китаплары тапшырылды

Бүгенге эш көне күңелле вакыйгадан башланды – Ютазы районы мәктәпләре һәм үзәк китапханә киштәләре «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» исемле китап белән тулыланды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» исемле китап бастырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавында дөнья күргән бу китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Китап тапшыру акциясе Урыссу бистәсенең Мемориаль комплексында тантанлы шартларда үтте.

- «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабы киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Шулай да ул сугыш турында бары тик дәресләрдән, гаилә тарихларыннан, китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте сүз алган ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов.

Башкала кунагы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин белән берлектә Татарстан китабын Ютазы районының барлык диярлек мәктәпләренә һәм район үзәк китапханәсенә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев