Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында ВИЧ-инфекция йокламый

Бу хакта кичә СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия әгъзалары катнашында Урыссу үзәк район хастаханәсендә узган утырыш эшендә Республика СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы бүлеге җитәкчесе Алсу Газыймова хәбәр итте.

ВИЧ-инфекция эпидемиясе башланган мәлдән алып Ютазы районында әлеге чиргә дучар булган 104 кеше билгеле булган булса, бүгенге көндә учетта 50 кеше тора. Бу – статистикага бигеле булган саннар. Ә чынбарлыкта исә күрсәткечләр күпкә югары. Әлбәттә, бу саннар Ютазы районында яшәүче төп кешеләр белән генә бәйле түгел. Безнең район торак пунктларында чит төбәкләрдән килгән кешеләр, төрмәдә утырып чыккан затлар бар.

- СПИД – медицина проблемасы түгел, ул социаль проблема. Шуңа күрә бу чир белән авыручы кешеләрне ачыклау һәм дәвалау белән Урыссу үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективы гына шөгыльләнергә тиеш түгел. ВИЧ-инфекция белән көрәшне һәр тармак – мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт эшләре бүлекләре, гаммәви матбугат чаралары һәм социаль челтәрләр аша алып бару мөһим. Юкка гына мәгълүматка ия кешене коралланган кешегә тиңләмиләр. Без халыкның 90 проценты ВИЧ-инфекция турында мәгълүматка ия булуны максат итеп куярга һәм шуңа ирешергә тиеш, - дип утырышны дәвам итте кунак.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X