Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазылыларга чыгарылыш кичәсе нинди суммага төшәр?

Россиядә чыгарылыш кичәләрен бәйрәм итүнең анык билгеләнгән көне юк. Быел алар 18 июньнән алып 27 июньгә кадәр үтәр дип фаразлана.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар шылтырарга да өлгермәде, укучылар имтихан тота башладылар. Баласын җаваплы гамәлгә янып-көеп озатып калган әти-әниләрнең, мөгаен, күпчелеге чыгарылыш кичәсе турында да уйланадыр. Уйланырлык та шул... Чыгарылыш кичәсе өчен арендаланган кафе яисә ресторанда күңел ачу бер кешегә ким дигәндә дә бер меңгә төшә. Әти-әнинең акча янчыгы баласын балга хәзерләп тагын да бушый төшә. Социаль челтәрләрдә кызларга күлмәк бәяләрен - 12, егетләр өчен костюм-чалбарны 6 меңгә кадәр тора дип язалар. Аның янына күлмәген, галстугын, түфлиен алсаң, ир баланы киендерү кызлардан очсызгарак төшми.

Бу хакта үзебезнең мәктәп әниләре белән дә әңгәмә корып алдык. "Әлбәттә, Октябрьский базарында кызлар күлмәген 12-14 меңгә дә алырга була, әмма аңа кадәр үк үрелеп булмас. Алты-җиде меңлеге белән чикләнербез, дип уйлап торабыз. Түфлине 1800 сумга алып куйдык инде. Прическага каядыр мең ярым сум булеп куярга кирәк. Калган вак-төяк дигән әсбапларына да ару гына акча чыгачак әле," - дип сөйли улымның сыйныфташ кызының әнисе. Икенче әни исә елмаеп кына куйды. Янәсе сынауларын бирсен әле, аннан күз күрер. Аһ-уһ килеп, нәрсә турында сөйләшеп утыруыбызны аңлаган тагын бер ханым сөйләшүгә кушылды: "Кызлар, сез әле олы балаларыгызга шуның кадәр чыгым тотасыз. Без балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенә ике мең ярым сум акча җыйдык. Улыбызны киендерер өчен бер мең сумга якын акча түләдек. Принцессаларны хәтерләтүче кызларны ясандыру тагын да кыйммәткәрәк төшкәндер әле. Берничә елдан үземнең кызым да өлгереп җитәчәк...". Әле бит әти-әнинең дә кеше арасында ким хур буласы килми... Мөмкинлек җитсә, дип елмаешып алдык.

Социаль челтәрләрдә язуларга караганда, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш баллары үткәрүне тыйган. Шуңа да карамастан, әти-әниләр, зур чыгымнар тотып, балаларына бәйрәм бүләк итәләр. Әлбәттә, һәр әти-әнинең үз нарасыен бәхетле итеп күрәсе килә. Шулай да, кибетләргә кереп, күзләре ару хаклы киемгә төшкән балалар аны таләп иткәнче, тормышның башка кыйммәтләре турында да онытмасыннар иде. Бер кич өчен артык затлы күлмәк алып, аның яңадан шифонерда эленеп торуыннан ни файда?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев