Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазылы Әнвәрия Гәрәеваның матур юбилее

Ютазы авылында гомер итүче Әнвәрия Ширияздан кызы Гәрәева шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен бәйрәм итте. Хезмәт ветеранына 90 яшь тулды.

Ишле балалы крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып туган Әнвәриягә хәтта алты сыйныф белем алырга да насыйп булмый. Кызның мәктәпкә киеп барыр киеме булмау сәбәпле, ул укуын калдыра. Үсмер бала колхозга эшкә чыга. Ат җигеп, кырдан ашлык ташый. 1943 елда ул Ютазы авылының көнкүреш комбинатына эшкә урнаша һәм 42 ел итек басу цехында хезмәт куя. Тәҗрибәле эшчегә лаеклы ялга чыккач та хаҗәт зур була. Әнвәрия апа 70 яшенә кадәр эшли.

Дүрт балага гомер бүләк иткән тыл хезмәтчәнен, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әнвәрия Ширияздан кызы Гәрәеваны 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, туганнары һәм оныклары тәбрик итте. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова озын гомерле якташыбызга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X