Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазылылар татарча диктант язды

Кичә районның барлык белем бирү мәйданчыкларында да “Татарча диктант” акциясе үткәрелде. Шунысы сөендерә анда яшьләр дә өлкәннәр дә актив катнашты.

Акция агымдагы елда дүртенче тапкыр уздырыла. Ул ирекле рәвештә һәм бушлай үткәрелә. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Дөньякүләм акциягә ютазылылар да бик теләп кушылды. Быел диктант тексты Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән алынган иде.

- Районда диктантны беренчел мәгълүматлар буенча 500 кеше язган. Нәтиҗәләре исә 30 көннән соң билгеле булачак, - диде Ютазы районы буенча акцияне оештыручы Светлана Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев