Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Йөз яшьлек Көрәш-Бүләктә – кече авыллар көне

Шушы көннәрдә Көрәш-Бүләк авылы уртасындагы яшел мәйданда авыл халкы, килгән кунаклар Көрәш-Бүләк авылы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итте.

Халыкны авылның олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова тәбрик итте. Сүз алган Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева бәйрәм иганәчеләрен, авыл активистларын, юбилярларны истәлекле бүләкләр белән билгеләп узды. Бәйрәм иртәсен район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары, авыл үзешчәннәре, Башкорт иленнән килгән музыкантлар дәвам итте. Халык үзе дә бик актив булды. Алар рәхәтләнеп төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашты, озак итеп күңел ачты.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев