Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Завод эшчеләрен коммуналь уңайлыкларга бәяләр борчый

Район башлыгы Рөстәм Нуриев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатына кандидат Ирек Салихов кичә “Электросоединитель” АҖ хезмәт коллективы белән очрашты.

Завод директоры Рәшит Нәбиуллин хезмәттәшләрен һәм кунакларны үзе җитәкли торган сәнәгать предприятиесе эшчәнлеге белән таныштырды. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов узган биш ел эчендә Ютазы районы халкы файдасына нинди эшләр башкаруы турында сөйләде. Ахырда эшчеләр күтәргән сорауларга җаваплар яңгырады. Асылда, аларны, тирә-як торак пунктлар белән чагыштырганда, су һәм ут бәяләренең кыйммәтрәк булуы борчыды. Әлеге сорауга җавап итеп, Рөстәм Мидхәт улы бүгенге көндә районда су белән бәйле вәзгыятьне тирән өйрәнүләрен белдерде. Ахырда ул заводлыларны район тормышында бара торган төзелеш һәм үзгәртеп кору эшләре презентациясе белән таныштырды һәм производство алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев