Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

1 июльдән 15 августка кадәр ютазылыларга исәп алучылар киләчәк

1 июльдән 15 августка кадәр районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу үткәрелә, ул барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә - җир участоклары булган яки йорт терлеге асраган юридик һәм физик затларга кагылачак.

Сан алу барышында авыл хуҗалыгы эшчәнлеген тормышка ашырган авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка индивидуаль хуҗалыклары, аларның бакча һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре исәпкә алыначак.
Исәп алучы сан алу логотибы төшерелгән зәңгәр жилет, кояштан саклаучы козырек кигән, "Росстат" символикасы төшерелгән зәңгәр портфель тоткан булачак. Мошенниклар "ятьмәсенә" эләкмәс өчен, сез әлеге кешедән таныклык һәм паспорт сорый аласыз. Мәгълүматның конфединциальлеге гарантияләнә. Сан алучылар сораштырылучыдан алырга теләгән барлык мәгълүмат шәхси үзенчәлекләрсез булачак. Физик затлардан үз сүзләрен исбатлау өчен бернинди документ та таләп ителми. Әмма респондентларның үзләре өчен дөрес миәгълүмат бирү мөһим, чөнки исәп алу нәтиҗәләре төрле субсидияләргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә төрлечә дәүләти ярдәм күрсәтүгә тәэсир итәргә мөмкин. Сан алу нәтиҗәләре төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр буенча шәхесләрнең исемнәрен күрсәтмичә бастырылачак. Мәгълүматларны эшкәртү процессы рөхсәт ителмәгән тикшерүләрдән саклана, шуңа күрә, сорауларга җавап биргәндә, җитештерү күләмен, авыл хуҗалыгы терлегенең баш санын яки нинди дә булса проблемаларны яшерү яки киметү максатка ярашлы түгел.
Сораштырылучыларның сан алучыларга игелекле һәм аңлы мөнәсәбәт күрсәтүләре, сорауларга җавап бирергә курыкмаулары, мәгълүматны бозмаулары, эндәшми тормаулары мөһим. Исәп алу барышында алынган барлык статистик мәгълүмат авыл хуҗалыгын үстерүне прогнозлаганда файдаланылачак. Төгәллек кертелгән мәгълүмат аның нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм дәүләти ярдәмнең яңа формаларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Бу азык-төлек куркынычсызлыгы һәм импортны алыштыру сораулары беренче чираттагылар рәтенә чыккан вакытта аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев