Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылны терлекчелек яшәтә

"Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы кышлатуга тулы хәзерлек белән керешә.

Абзарларда агымдагы ремонт ясалган, буяулары яңартылган, акланган, йогышсызландырылган. Мондый шартларда малларга асралудан бигрәк, терлекчеләргә эшләве уңайлы һәм рәхәт, дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов, әлеге хуҗалык фермасына семинар-киңәшмәгә җыелган АПК җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр каршында. Иң мөһиме, "Нәбиуллин" КФХ алда торган кышлатуга һәр шартлы терлеккә 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерли алган. Былтыргы кырыс кышлату шартлары аркасында мөгезле эре терлеген беразга кыскартырга мәҗбүр булган хуҗалыкка быел югалтуларсыз эшләргә мөмкинлекләр бар. Фермер Нәбиуллин сүзләренә караганда, базада булган терлек мөмкин кадәр азрак сарыф ителү өстенә, хуҗалыкта берничә дистә баш бозау сатып алу җае да эзләнә.

Кышлатуга әзерләнгән абзарлар буйлап обход үткәргән җитәкчеләр, белгечләр игътибарын Атлас Фәрит улы фуражны ферментлаштыру тәпәннәренең, ботка пешерү, су җылыту мичләренең бүгеннән эшкә керешергә хәзерлегенә юнәлтте. Агымдагы кышлату чорында алар аеруча эш үзәгендә торырга тиеш булалар, чөнки Александровка спирт заводы хуҗалыкларны барда белән тәэмин итмәячәк, диде басым ясап Гайнетдинов. Җитәкчеләр тагын бер кат яшь терлекләр рационы турында фикер алыштылар. Бозаулар улакларында акбур, тоз, яхшы печән, балык мае кушылган ботка булырга тиеш. Көзен сөт җитештерү кимүен күздә тотканда гына да яшь терлеккә ясалма сөт эчертү мөһимлеге көн кадагына килеп баса. Һәм, тагын бер мөһим момент, маллар асты коры булырга тиеш. Ятып күшәгән терлек кенә ашаган азыгыннан файда ала. "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге таләпләрнең бөтенесе дә эшкә кертелгән.

Семинар-киңәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин катнашучылар белән ана малларны ясалма орлыкландыру технологиясе, ректаль тикшерү графигы, азыкларны тагын бер кат анализга тапшыру һәм лаборатория нәтиҗәләре нигезендә рацион төзү, бозаулар сакланышы турында киңәш-табыш корды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинаркиңәшмә