Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бездә яхшы хәбәрләр...

Кала халкына - авыл күчтәнәче Бүген "Казан" агросәнәгать паркында республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсәбәчелеге ярминкәсе узачак.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән беррәттән, бу көнне мәгариф учреждениеләре дә сату белән чыгачак. Әйтик, Ютазы агрокөллияте казанлыларга үзе үстергән бөртекле культуралар тәкъдим итәчәк, Иске Урыссу мәктәбе исә башкала халкын казанда пешерелгән пылау, кайнар коймак белән сыйламакчы. Балалар иҗаты үзәге төрле материаллардан җитештерелгән вак-төяк эшләнмәләр белән сәүдә итәчәк. "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышы, әлбәттә, беркемне дә битараф калдырмаячак.

Техникада бөтен көч

Көннәр көзгә авышкач районга республиканың "АгроИдея" җәмгыятеннән 4 500 мең сумлык тагылма агрегатлар кайтты.

Культиваторлар, пресс-җыйгычлар, арбалар белән нигездә Бәйрәкәтамак зонасы фермерлары тәэмин ителде, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Зарипов.

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Район авыл хуҗалыгы формированиеләре күптән түгел 32 тонна югары сыйфатлы орлык юнәттеләр.

Фермерлардан Радик Хәйретдинов, Гөлнара Шәрәфиева, Радик Гайнетдинов, Рамил Гәрәев, Әнәс Тимербаев, эре хуҗалыклардан "Игенче" һәм "Кәрәкәшле" җәмгыятьләре үзләренең орлык фондларын уҗым арышының супер элита, көзге бодайның элита орлыклары белән яңарта алдылар.

Теләк булгач, беләк карышмый

Агымдагы елның тугыз ае эчендә иҗтимагый көтү 220 башка артты.

Әлеге күркәм күрсәткечкә Ютазы авыл җирлегендә үз эшен башлап җибәргән кече Вафауллинның тырыш хезмәте бәрабәренә ирешелде, дип белдерделәр район авыл хуҗалыгы идарәсендә. Ансель Вафауллин шушы чор дәвамында фермадагы терлек санын 212 башка җиткерә алган. Районда бозау да, узган елга караганда, артык туа. Узган тугыз ай эчендә "АгроМир" җәмгыятендә һәр 100 баш сыерның 81е, "Набиуллин" хуҗалыгында - 80, Тукай исемендәге җәмгыятьтә - 79, "Кәрәкәшле" җәмгыятендә - 71, "Уңыш" җәмгыятендә 70 башы артым китергән. "АгроМир" һәм Тукай исемендәге агроколлективлар куйган хезмәт хисабына районда маллар үлеменең дә кимүе күзәтелә. Узган елның шушы чорына караганда, үлем-китем 57 башка азайган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев