Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкә мал табибларының үз түбәсе булды

Бәйрәкә авыл җирлегендә максатлы республика программасы буенча тергезелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

"АгроМир" җәмгыятендә генә түгел, авыл халкы ихатасында терлек ишле асралу сәбәпле, әлеге модульле ветпунктны төзү нәкъ менә Бәйрәкә авылында кирәк дип табылган. Алты торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк объект даруханә белән дә җиһазландырылган. Җыелучыларны сәламләп, район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Министрлар кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-кисәтү бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов мал асраган халыкка әлеге пунктның зур терәк һәм ярдәмче булуын теләделәр. Яңа йортның ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы да әлеге дәрәҗәле кунакларга бирелде. Замананың бөтен таләпләрен күз уңында тотып җиһазландырылган ветеринария пунктында малларга операция ясау өстәленә кадәр булачак.

Әлеге тантана тагын бер шатлыклы вакыйга белән үрелде. Бу көнгә 90 яшьлек юбилее туры килгән, бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог-ветеран Халисә апа Галиева Рөстәм Нуриевтан, элекке укучысы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зариповтан, "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиевтан, мәктәп директоры Илнур Абдуллиннан ихлас котлаулар кабул итте. Район мәдәният йорты артистлары башкарган матур җырлар һәркемгә бүләк булып барып иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев