Шушы көннәрдә орлыкларның тишелешен тикшерү тәмамланды.
Районның барлык хуҗалыклары да бу сорауга җитди караган. Алда торган чәчү эшләренә районның җирбагарлары кондицион орлыклар белән керешәчәк. Ләкин орлыклар чәчү сыйфаты буенча гына дәүләт стандартларына туры килеп калмыйча, югары репродукцияле дә булырга тиеш. Әйтик, бодай һәм арпаның элиталы сортларын "Агро-Мир", Тукай исемендәге, "Ә. Тимербаев", "Р. Гәрәев", "Н. Вәлиев", "Р. Гайнетдинов" һәм башка хуҗалыклар алдылар, дип хәбәр итә ТР буенча "Россельхозцентр" ФДБУ Ютазы районы филиалының баш агрономы З. Гришина.
Нет комментариев