Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Демографик кризис чигенә

Агымдагы елның беренче кварталында район буенча мөгезле эре терлек саны 121 башка арткан.

Монда "Кәрәкәшле" һәм "Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләренең өлеше зур. Бозау алуны арттыру, вак малны сатмау хисабына җәмәгать көтүен беренчесе 35, икенчесе 26 башка күбәйткән. "Ситдыйков" КФХ - районда терлек киметүче бердәнбер коллектив. Мал башын саклауда хәтта гаилә фермаларының да өлеше саллы. Районда терлекчелек продукциясе артуы да күзәтелә. 2011 елга караганда ит 22 тоннага, сөт 200 тоннага күбрәк җитештерелгән. Аграрчылар үлем-китемне дә 36 башка киметкәннәр. Әмма "Нур-Агро" ҖЧҖда терлек үлеме белән бәйле вәзгыять киеренке кала, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев