Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эш батыры - ил батыры

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри көне алдыннан Казанның Баскет-холлына "Уңыш-2011" бәйрәменә җыелган күп санлы авыл эшчәннәренә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов шулай дип мөрәҗәгать итте.

2011 елда республика буенча 5 миллион тоннадан артык бөртек җыю хөрмәтенә бәйрәмгә Татарстанның 5 мең иң яхшы механизаторы, терлекчесе, яшелчә үстерүчесе һәм башкалар чакырылган иде. "Узган ел - сынау елы булды. Сезнең һәрберегезнең тырышлыгы аркасында без авыл хуҗалыгы тармагын саклап кала алдык, һәм агымдагы ел - уңышлы ел булды", - дип белдерде республика Президенты Р. Миңнеханов. Авыл уңганнарын ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәт-шин да тәбрик итте.

Бөртеклеләрдән югары уңыш җыю, былтыргы кризис шартларында да мөгезле эре терлекне саклап калу хөрмәтенә сәхнәгә чакырылган республиканың агросәнәгать тармагы предприятиеләре җитәкчеләре белән беррәттән безнең районнан Тукай исемендәге ҖЧҖ директоры Ә. Абдуллин да күтәрелде. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә һәм сатуда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Әсгать Гали улы ТР Президенты Дипломына лаек булды. Шундый ук дәрәҗәле бүләк белән "Нур-Агро" ҖЧҖ директоры Н. Вәлиев та билгеләнде.

Республика Хөкүмәте җитәкчелегенең ихлас рәхмәтен Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын оештыруда һәм үстерүдә зур роль уйнаган ветераннар да, эшкә дөрес якын килә белгән район башлыклары да, бүгенге көндә агросәнәгать комплексын камилләштерүдә бәяләп бетергесез урын тотучы инвесторлар да кабул иттеләр.

Бәйрәм, экраннарда кыштан алып көзгә кадәр авыл тормышын сурәтләгән видеофильмнар күрсәтелеп, җыр һәм бию номерлары белән үрелгән театраль тамаша белән озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Уңыш2011”

2
X