Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эш хезмәтне саклаудан башлана

"Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркында агымдагы атнада хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча семинар-киңәшмә узды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үткәргән чарада хуҗалыклардан инженерлар, машина дворлары, ремонт остаханәләре мөдирләре, хезмәтне саклау буенча белгечләр, фермерлар катнашты.

Авыл хуҗалыгы идарәсе механизация бүлегенең җитештерү маркетингы консультанты Азат Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, хезмәтне саклау буенча вәзгыять районда гына түгел, тулаем республикада киеренке тора. Узган елны, техник куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау буенча бөтен чаралар күрелүгә карамастан, "Нәбиуллин" КФХда үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы булды.
Агымдагы елда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәтне саклау өлкәсендәге хәлне тамырдан үзгәртү һәм әлеге мәсьәләдә идарә итүне тулаем үз вәкаләтенә алу турында карар кабул итә. Әйтик, хәлиткеч чараларның берсе булып хезмәт саклау һәм техник куркынычсызлык буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчеләре белән укулар уздыру тора. Уку 12 сәгатьлек программа буенча үткәреләчәк, анда хезмәтне саклау закончалыклары, төрле инструктажлар, башка оештыру сораулары тикшереләчәк, дип билгеләп үтте Азат Мөкәтдис улы.
Теманы дәвам итеп, Мәхмүтов җыелучыларның игътибарын машина дворларында, терлекчелек биналарында техника куркынычсызлыгы буенча почмаклар, янгын щитлары булырга тиешлегенә җәлеп итте. Алга китеп, "Нәбиуллин" КФХда техника куркынычсызлыгы буенча почмак ясалган, тулы комплектацияле янгынга каршы щит, шулай ук көрәшкә тулы хәзерлекле янгынга каршы сыем да барлыгын әйтергә кирәк. Эшкә керешкәнче һәрбер эшче белән техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү - нормага керергә тиеш, диде консультант. Бу фермерларга да кагыла.
Ютазы районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы ТР Дәүләт техник күзәтчелекнең баш дәүләт инженер-инспекторы Р. Вәлиев үз чиратында техника һәм аларга тагылмаларны техник карауга хәзерләү таләпләренә тукталды, хәрәкәт иминлеге, машиналарны куркыныч булмаган шартларда файдалану буенча сорауларны күтәрде. Чөнки бу тема да техника куркынычсызлыгын һәм хезмәтне саклау өлкәсен тулыландыручы тема. Көпчәкле тракторларга һәм автомашиналарга автогражданлык җаваплылыгын иминиятләүне Рөстәм Салих улы мәҗбүри шарт итеп куйды. Автогражданканы иминиятләүне гадәти иминиятләү компанияләре башкара, диде инспектор. Рөстәм Салих улы техникада аптечка һәм ут сүндергеч, ә механизаторда срогы чыкмаган тракторист-машинист таныклыгы булырга тиешлеген искәртте. Инспектор вакытлыча тагылмаларга яктылыкны чагылдыргычлар, сөрү агрегатларына өстәмә фаралар урнаштыру мөһимлеген дә игътибарсыз калдырмады.
Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар "Нәбиуллин" КФХның машина дворында имин шартларда эшне оештыру тәртибе белән таныштылар. Мәхмүтов, тельферлар (кран-балкалар) урнаштырылган һәрбер остаханәдә механизмны бары тик инструкциягә ярашлы файдаланырга кирәк, шуңа күрә хезмәтчәннәр белән инструктаж даими рәвештә үткәрелергә тиеш, дип сүзен йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев