Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эшне камилләштерүдә бер ярдәм...

"Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгының ана малларына микрочип урнаштырылды.

Сыерларның һәм буаз таналарның тәненә кертелгән бармак очы кадәр генә компьютерлаштырылган чип терлекнең яше, бозаулау көне, планда һәм фактта каплану даталары, тәүлеклек сөт, аның майлылыгы, аксымы - барлыгы 10 параметр буенча мәгълүмат җиткерә һәм белгечләргә дөрес карарга килергә ярдәм итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, микрочип "Кәрәкәшле", "Нур-Агро", Тукай исемендәге хуҗалык малларына да кертеләчәк. Ул тән буенча күчеп йөрми, организмга зыян салмый. Тагын бер уңайлыгы бар - фермадан терлек югалса яки урланса, микрочип аны табырга ярдәм итә. Әлеге микрочипларны сатып алу өчен тотылган акчаларның бер өлешен район муниципалитеты күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев