Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җирдән ямь табучылар, илһам алучылар...

Якшәмбе, 12 октябрь көнне, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көнне район авыл эшчәннәре дә яхшы күрсәткечләргә нигез булган матур хезмәтләре белән каршы ала. Келәтләргә 51 300 тонна икмәк кайтып урнашты. Терлек азыгы мулдан тупланды. Авыллардан көн саен 53 тонна сөт сатылса, шуның 6...

Амбарга кайтканы чын байлык

Табигатьнең көйсезлекләре аркасында комбайннар эше беразга тоткарлануга карамастан, быел да "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторлары уракны районда беренчеләрдән булып тәмамладылар. Бодайнның һәр гектарыннан 26 центнерга кадәр бөртек биргән участоклар булса, арпа уңышы да түбән булмый.

- Тулаем җыелган ашлык күләме узган еллардан ким түгел. Тик менә сыйфаты гына өметләрне акламады. Былтыр бодайны элеваторга тулаем III класс белән саткан булсак, быел ул IV-V класс таләпләренә генә туры килде. Язгы корылык аркасында тишелеп җитә алмаган бөртекләр беренче яңгырлардан соң, июнь аенда гына шытым бирде. Шул сәбәпле, икмәкләр тамырда килеш тигез өлгермәде. Механизаторлар арпаның 30 гектарын гына турыга урып-суктыра алдылар, калган барлык мәйдандагы игеннәрне егып алырга туры килде, - дип сөйли фермер Илдус Нәбиуллин.

Борынгы заманнан ук халык амбарларга кайтып урнашкан ашлыкны гына байлыкка тиңләгән. Икмәкләрне теземнәргә салган Мансур Насыйров, Раушан Шәрәфиев, сугучылар Әнәс Вильданов, Сирин Зарипов, Ринат Шәфыйков, комбайн бункерларын үз вакытында бушаткан шоферлар Айдар Хәйретдинов, Равил Нәгыймов, Рим Җәләев аяз сәгатьнең бер генә мизгелен дә сарыф итмиләр. Машинистлар Зөфәр Әхмәтов, Рәфыйк Насретдиновның йөзәр тонна икмәкне эшкәрткән көннәре була. Нәкъ менә аларның армый-талмый эшләве бәрабәренә кырдан кайткан икмәк бик тиз урнашып бетеп бара. Хуҗалык кредиторлар белән исәпләшү графигын бозмый, пайчылары белән исәпләшә, фураж өчен 700 тонна бөртек сала, 40 тонна күчмә фонд, 250 тонна чәчү материалы туплый. Орлык фондын яңарту өстендә дә чаралар күрә - киләсе елда биредә чәчүнең бер өлешен югары сыйфатлы сортлар белән башкарырга план коралар.

Көн саен МТЗ-82 тракторында 80 гектарда саламны төргәкләгән Ильяс Гыймадиев Ютазы агрокөллиятен тәмамлап эшкә кайткан Дияз Вильдановка да яхшы темп бирә. Саламны азык дворында җәһәт урнаштырып барган яшь механизатор өлкән хезмәттәшләре алдында сынатмый. Салам җыючыларның җитезлеге аркасында "Нәбиуллин" хуҗалыгы зәб сөрүне дә беренчеләрдән булып төгәлләде. Таңнан алып караңгы кичкә кадәр К-744 тракторында хуҗалыкның кыр-басуларының бер өлешен сабан тагып сөргән, икенче өлешен КТС белән эшкәрткән Тимерҗан Закировның җир-ана белән серләшкән вакытлары да булгандыр. Бүген 200 гектарда тигез шытымнар биргән арышлар да аның намуслы хезмәт нәтиҗәсе, ди Илдус Нәбиуллин.

Коллектив агымдагы кышлатуга транспортерлары, идәннәре алмаштырылган, су линиясе ремонтланган, поилкалары үзгәртеп ясалган, тәрәзәләре ышыкланган абзарлар белән керешү өстенә, ул ел ярымлык азык запасы да туплап өлгерә. Базлар җәй көннәрендә үк сенаж белән тула, механизаторлар 175 гектардагы кукуруз силосын курганнарга сала. Быел "кырлар патшасы" каерылып уңган: һәр гектары 245 центнер масса бирә. КСК комбайнында Рим Җәләев урган силосны ташуда ярдәмгә икмәк кырларыннан бушаган машина йөртүчеләр килә. Курганнарда Фаил Вәлиев "иярләгән" К-700, Зөфәр Әхмәтов утырган ДТ-75 тракторлары гүләве бер генә минутка да тынып тормый. Начар тыгызлану сәбәпле, азык эштән чыга икән, бу механизаторларның озын җәй буе куйган хезмәтләрен юкка чыгара, терлекчелекне дә авыр хәлгә куя дигән сүз. Ә бит бүген хуҗалыкта ашарга сораучылар саны артып бара. Узган тугыз ай эчендә иҗтимагый көтү 65 башка ишәйгән. Фермер Нәбиуллин сүзләренә караганда, алар моңа нигезсез мал чалуны һәм сатуны киметү хисабына ирешәләр. Хуҗалыкта үрчем алу да яхшы куелган. Ел саен 310-320 баш бозау тууын тәэмин итүче технолог Гөлшат Җәләеваның сыерларны капландырудан чыгып ясалган исәп-хисаплары чынбарлык белән тәңгәл килеп баруы аның үз эшенең чын остасы булуы турында сөйли. Терлекчелек тармагының сәламәт, үлем-китемсез яшәвен ирле-хатынлы Овчаркиннар тәэмин итә. Борис Михайлович 14 ел баш зоотехник вазифасын башкарса, хатыны Татьяна хуҗалыкта әле күптән түгел генә эшли. Әмма ул үзен тирән белемле мал табибы итеп кенә танытып өлгерми, кешелеклеге белән дә коллективта абруй яулап өлгерә. Тармакның табышлы эшчәнлегендә лаборант Мария Колпакованың да өлеше зур. Иртәнге савымга терлекчеләр белән бергә килгән белгечнең өйлә җитмичә өенә кайткан чагы бик сирәктер. Савымны контрольдә тотучы, линияләрне юдыручы Мария сөтне дә озатып җибәрә. Чимал тулаем югары сорт белән эшкәртүчегә барып ирешә икән, бу аның үз бурычына намуслы карау нәтиҗәсе, дип зур канәгатьлек белән билгеләп узган фермер, кырчылык тармагы белгечләре турында гомумән сәгатьләр буена сөйләр иде. Озак еллар дәвамында ашлык амбарлары белән мөдирлек итүче Зөлфия Дәүләтгәрәева бүген чәчкечләрне көйләп чыгара белүче агроном дәрәҗәсенә үсеп җитә. Үзлегеннән кырчылык тармагының бик күп серләрен үзләштергән белгеч уракның уртасында гына кайнап калмый, быел ул ындыр табагы эшен дә шәхси контролендә тота. Баш инженер Ленар Җәләев исә техниканың төзеклеген, кирәкле запас частьләрнең кул астында булуын кайгырта. Әмма ул үз хезмәтен токарь Мансур Сәлимгәрәев, эретеп ябыштыручы Илнур Зыятдиновтан башка күз алдына да китерә алмый. Бүген хуҗалыкта эштән бушаган техника һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую тәмамлану стадиясендә. Әлеге тынгы белмәс һөнәр ияләре бу эштә дә механизаторларның алыштыргысыз ярдәмчеләре.

Малы тукның зары юк

Әти-әнисе белән шәһәр җиренә күченеп киткәндә кечкенә Рөстәмгә нибары дүрт яшь була. Биек йортлар, матур парклар бала күңелен әсир итә алмый. Малай мөмкинлеге чыккан саен Әбсәләм авылында яшәп калган әби-бабасы янына ашыга, бөтен каникулларын алар янәшәсендә үткәргән Рөстәм өлкәннәрнең уң кулына әверелә.

- Шул чактан ук миңа маллар карау бик ошады. Абзар-кура тирәсендә көн озынына югалырга әзер идем, - дип сөйли бүген инде аягында ышанычлы басып торучы фермер Рөстәм Вәлиев.

Узган гасырның 90нчы елларында ул гаиләсе белән Әбсәләмгә кайтып төпләнә. Болганчык еллар булуга карамастан, Вәлиев ит сату кәсебе белән шөгыльләнергә карар итә һәм беренче өч үгез ите белән 1996 елда базарга чыга. Көндәшлек тудырырдай продукция булганда гына базарда үз урыныңны табарга һәм аны сакларга мөмкин булуын бик тиз төшенгән Вәлиев, юнәткән терлеген берара үзе ныклап тәрбияләгәннән соң гына сугымга озатуга керешә. Елар белән тәҗрибә туплаган эшмәкәр, бозаулар сатып алып, аларны симертеп чалу ысулын да файдалана башлый. Ничек кенә булмасын, ит җитештерү конвейеры туктамый. Авыл хуҗалыгы тормышына күпләрне икенче күзлектән карарга өйрәткән 2010 елның корылыгы Вәлиевны ит бизнесын тагын үзгәртеп корырга мәҗбүр итә.

- Ул елны яшь малга бәя нык артты. Һәм мин яхшы нәселле үгез, ит токымыннан булган таналар сатып алуны күпкә отышлырак дип таптым. Үрчем китергән таналарны саумыйбыз, алар үз бозаулары белән алты-җиде айга кадәр бергә яшиләр, шуннан соң үгез бозауларны аерым тәрбиягә куябыз. Сөткә туеп үскән малның гына таза һәм көр булуы беркемгә дә сер түгел, - дип үз хуҗалыгы белән таныштырган фермерның симертүгә куелган үгезләренә, чыннан да, тел-теш тидерерлек түгел. Ул аларны юкка гына: "Минем ышанычлы тыл", - дип атамый. Үгезләр улагыннан яхшы сыйфатлы фураж, печән, сусыл азык өзелми, сүз уңаеннан, фермер сенажны да көрлек җыючы мал организмына аксымны үзләштерүдә зур файда бирүче суданкадан сала. 400-450 килограмм авырлык белән сугымга озатылучы маллар итенә хаҗәт тә зур икән. Гомумән, фермер сүзләренә караганда, сату базары белән бар да тәртип.

2006 елда 6 гектар җир белән кырчылыкка кереп китеп, хәзер инде аның мәйданын 400 гектарга җиткергән Вәлиев, соңгы арада бәрәңге җитештерүгә дә курыкмыйча алына. "Икенче" икмәкне ул быел икенче елын үстерә. Узган елга караганда, уңыш түбәнрәк, әмма былтыр тәмен татыган кешеләр аңа чират тора, ди Рөстәм. Аның каравы агымдагы елда фермерның икмәкләре бик шәп уңган. Моңа ул узган көзен җирне тулаем капландырып сөрү, бары тик элита орлыклар һәм, әлбәттә, минераль ашлама белән иркен эш итү бәрабәренә ирешүен яшерми. Сату базарында ашлык бәясе очсыз булу да аны күңел төшенкелегенә бирелдертми: ул бөртекне терлекчелек продукциясенә әйләндереп сатып, отышта гына кала.

Техника паркына кытлык кичермәүче фермер быел да туфракны сабан белән сөрүгә өстенлек бирде. Биш кешене эш урыны белән тәэмин иткән Рөстәм Вәлиев үзе дә тузанлы хезмәттән чирканып тормый. Минем белән әңгәмәне ничек итеп тизрәк йомгакларга белми интеккән фермер, редакция автомобиле кузгалып китү белән йөк машинасы руле артына күчеп утырды: төргәкләнгән саламга булган заказны тиз арада үтәргә кирәк. Вакыт акчага бәйле.

Без булдырабыз!

Бәйрәкәтамак авылында яшәүче фермер Фәрит Кәримов һәм аның гаилә әгъзалары белән аралашкач, аларның да нәкъ менә шушы киң танылу табып өлгергән шигарь астында үз эшчәнлекләрен коруларына шик калмый.

- Бераз иртәрәк килмәдегез, кырда эшне тәмамлап өлгердек инде. Без сезне теплицага алып бара алабыз, - дип елмаеп каршы алган хуҗалар машинасында авыл читенә чыгып, теплица хуҗалыгы урнашкан территориягә борылгач, кем әйтмешли, телсез калдым. Үземне чын мәгънәсендә помидор плантациясенә эләккән кебек хис иттем. Әле кайчан гына үз ихаталарында эш башлаган кешеләр кай арада бу кадәр киңәергә өлгергәннәр? Быел икенче елларын гына әлеге ике гектар мәйданда помидор үстерүләренә карамастан, Кәримовлар аның һәр гектарыннан уртача 150 тонна яшелчә җыялар. Өчәр метр озынлыкка үсүче сабаклар сентябрь ахырында да әле помидорлар авырлыгыннан сыгылып утыралар иде. Соңгы арада Ауропа илләреннән продукция кертүне чикләгән санкцияләрнең үз җитештерүчебез файдасына эшләп, арадашчылар "ярдәменнән" башка республика сәүдә нокталарына юл ачылачагына зур өмет баглаучы фермер гаиләсе, хаҗәт туа икән, теплица мәйданнарын тагын да киңәйтергә әзер. Яшелчә бизнесында үз урынын тапкан Кәримов бүген бәрәңге үстерергә хыяллана. Хәтта моның өчен туфрак составын да тикшерткән. "Икенче" икмәк үстерү өчен ул ясап куйган кебек, ди Фәрит. Хәер, Бәйрәкәтамак зонасы җирләре югары уңдыршлы булуы белән элек-электән үк дан тота. Берничә ел элек, туган-тумачалары гозерен аяк астына салмас өчен генә, 150 гектарда "чирканчык" алган Кәримов, бу эштән дә тәм таба. Хәзер ул 500 гектарда игенчелек белән шөгыльләнә. Быел аның арпа кырлары куелыгы, тигезлеге белән күпләрне сокландырды, белгечләр корылыкка чыдам дип ышандырып алдырткан бодай сорты да өметләрне аклады дип сөйләүче Фәрит, уңышны мул җыя. Бүген ул ашлык базарына чыгарга ашыкмый. Кышка таба, ноябрь, декабрь айларында икмәккә бәяләр күтәрелми калганы юк әле, шунда күз күрер, дип тыйнак кына билгеләп үтте фермер.

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә бүген дүрт фермер эшли. Аларның намуслы эшчеләргә тилмерүләре дә сер түгел. Хезмәттәшләре эшче куллар эзләп, кемгә барып бәрелергә белми интегеп йөргәндә, Кәримовның эше кадрлар аркасында тукталып тормый. Фәрит хәләл җефетеннән бик уңган. Заманында алдынгы механизатор, көненә өчәр норма үтәгән Алтын бабай бүген Зенфирасы белән, мөгаен, горурланып туя алмыйдыр. Таза бәдәнле ирләр эшли алмаган комбайн белән орчык кадәр генә гәүдәле кызы идарә итсен әле!

- Кредитка алып кайткан комбайнга утырткан эшчебез озак та йөрмәде, ургычны урталайга сындырып кайтты. Уттай эш өсте, ни эшләргә? Фәрит руль артына утырып үзе уракны дәвам итәргә булды. Мин, кем әйтмешли, рухи ярдәм йөзеннән, янына утырып чыктым. Гел тыныч кына эшләргә ирек юк - телефоннан әле тегендә, әле монда үзен чакыртып кына торалар. Менә бу рычагка басып, әкрен генә эшли тор дип, көннәрдән бер көнне рульне үземә тапшырды да, башка эшләр буенча китеп барды. Куркып кына башлаган идем, хәзер инде Фәритне утыртасым да килми (көлә). Әлбәттә, бик авыр эш, нигә тузан йотып йөрисең, диючеләр дә табылды. Әмма бүген тагын бер йөз гектарны урып-җыясы булса, хәзер үк чыгып китәр идем, - дип әңгәмәгә кушылды Зенфира ханым.

Ирле-хатынлы Кәримовлар көзге чәчүне дә бергәләп ерып чыгалар. Дөрес, алар кырчылыкта сезон вакытында өч кешене эш белән тәэмин итәләр. Әйтик, Фирдәвес Мортазин фермерларның икенче комбайнында урып-суктырган, Айнур Хәбибуллин - хуҗаларның һәр эштә уң кулына әверелгән, техниканы ремонтлап, сафка куюда алар өчен Радик Үзбәковтан да ышанычлы кеше юк. Кәримовлар иң якыннарының да хуплавын тоеп эшлиләр, киләчәккә планнар коралар.

Фермерлык кәсебенә кереп киткән шәхесләр, гадәттә, эшләрен терлекчелектән башлыйлар. Сатып алган азыкның бәрәкәтсезлеген, җитештерелгән продукциянең үз кыйммәтен артык кыйммәткә төшерүен анализлап, бераздан соң алар үсемлекчелек тармагына да кереп китәргә мәҗбүр булалар. Кәримовлар исә киресенчә эшләрен кырчылыктан башлыйлар. Терлекчелек үзенә җәлеп итә башламадымы соң әле, дигән соравыма, Фәрит авыл читендәге тау битләрен күзләре белән иркәләп чыкты.

- Менә бу тау битләреннән халык печән чаба башлады. Чөнки аларда йөрергә сарыклар калмады. Безне мөгезле эре терлек әлләни кызыксындырмый. Сарыклар белән шөгыльләнү теләге бездә бик зур. Аңа бүген сорау да бар. Аннан килеп, теплица эшчәнлегеннән алар ашардай калдыклар да бик күп кала, - дип әңгәмәбезне дәвам иткән фермер, әлеге хыялын чынга ашыру - грант отар өчен берничә тапкыр кирәкле документлар да туплаган. Әмма бюрократия баскычларында киртәләргә очраган. Тик Кәримовлар өметләрен өзмиләр, чөнки бүген аларның янәшәсендә матур эшләргә, яңадан-яңа казанышларга канатландырып, дәрт уятып торучы кечкенә бер кадерле кеше яши. Буй җиткән кызлары читкә чыгып киткәч, аларга туган-үскән нигез бушап, ятимләнеп калган кебек тоела. Шул чак Зенфира ханымның кайчандыр Ходай ризалыгы өчен бер бала алып үстерербез әле дип нәзер итеп әйткән сүзләре исенә төшә. Алар уллыкка ир бала алалар, Ислам кануннары буенча Инсаф дип исем кушалар. Кәримовлар бөтен наз-сөюләрен аңа багышлыйлар, инсафлы булып үссен өчен зур тырышлык куялар.

- "Сез дөньядагы иң яхшы әти белән әни, мин сезне шундый нык яратам", - дип куеныңа сыенган нарасыйны ничек яратмаска мөмкин ди! Аның самими күзләре белән очрашкач, дөнья тагын да яктырып киткән, бар борчу-мәшәкатьләр онытылган кебек тоела. Һәм без үзебезнең балаларыбызга кирәк булуыбызны тоеп, янәдән җиң сызганып эшкә алынабыз - дип елмайган Фәрит белән Зенфираның күзләрендә якты йолдыз кебек кояш нурлары балкыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев