Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җиргә мәхәббәт белән үрелгән осталык

"Игенче" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында исәп буенча унсигезенче механизаторлар бәйгесе узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев кулындагы коралдан атылган яшел ракета тракторларга старт бирде.

Берничә ел элек "Сабанчылар бәйгесе" дип аталган чара быел да районның иң яхшы механизаторларын үзенә дәште. Анда "Тимербаев", "Вәлиева", "Әхмәтшина", "Гәрәев" кебек зур булмаган крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан да игенчеләр катнашуы аеруча күңелле булды. Әмма арада әлеге бәйгегә битарафлык күрсәтүчеләр дә табылды, шул рәвешле алар үз эшчеләрен осталыкларын күрсәтүдән мәхрүм иттеләр. Ярыш мәйданына исән-сау килеп җиткән катнашучыларның берсе аздан гына сафтан чыкмый калды. Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы филиалы укучысы Дияз Вилданов "иярләгән" 1981 елгы ДТ-75 тракторының һич уйламаган җирдән "көе" китте һәм старт сызыгын узудан "баш тартты". Әмма көллият директоры җитәкчелегендәге мастерлар югалып калмадылар, тиз генә запас часть алып килделәр һәм тракторны "ушына" китерделәр.
Иртәнге сәгать белән Подгорный бистәсе юнәлешендә юл алган авыл хуҗалыгы техникасын искәрми калу мөмкин булмады. Тракторларның берсе үзе барса, икенчеләрен йөк машинасына төягәннәр. Кыр башына тезеп куелган техника янәшәсеннән сафка баскан механизаторлар солдатларны хәтерләттеләр. Һәрберсенең йөзе җитди - шаклый еллар багышланган хезмәт буенча зур сынау тора. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен, механизаторларны, жюри әгъзаларын район башлыгы Р. Нуриев сәламләде. Үз вакытында һәм сыйфат белән үткәрелгән чәчү, көн саен, сәгать саен башкарылган авыр хезмәтләре өчен ул игенчеләргә рәхмәтен белдерде.
- Бүген тигез шытымнарга төренгән кырларга каравы күңелле. Алар күзләрне иркәли, - диде Нуриев.
Ярышларның баш хөкемдары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге консультанты Азат Мәхмүтов бәйге шартларын аңлатты. Узган еллардагы кебек үк, туфракны сыйфат белән эшкәртү төп шарт итеп куелды.
Эшкә керешкән тракторлар артыннан ук комиссия дә үз бурычларына кереште. Ул беренче ярып узган буразнаның турылыгына, участокларның чикләрен саклауга, агрегатның керү һәм чыгу тигезлегенә, туфрак эшкәртү тирәнлегенә һәм сыйфатына бәя бирде. Кыскасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән төзелгән жюри бик таләпчән булды. Нәтиҗәләр тракторларның төренә карап ясалды.
Әйтик, чылбырлы тракторларда җир эшкәрткән механизаторлардан беренче урынны "АгроМир" ҖЧҖдан Әнвәр Галимов, икенче урынны "Таң" ҖЧҖдан Фирданис Гәрәев яулады. Ә менә тракторы "көйсезләнү" аркасында аздан гына бәйгедән мәхрүм булмаган Д. Вилданов исә хезмәттәшләрен куып җитеп кенә калмады, мактаулы өченче урынга да чыкты. Көпчәкле тракторларда туфрак эшкәртүчеләр арасында "Нәбиуллин" КФХдан Мансур Насыйров иң зур баллны җыйды. "Гәрәев" КФХдан Дамир Гәрәев икенче булса, "Вафауллин" КФХдан Сергей Винокуров өченче урынга лаек булды. "Туфракның өске катламын эшкәртү" номинациясендә иң яхшы нәтиҗәне "АгроМир" җәмгыятеннән Рәфис Насыйров күрсәтте. Аңардан баллары белән азга гына калышкан "Игенче" җәмгыяте механизаторы Ленар Әхмәдиев икенче булды. Өченче урынга "Уңыш" җәмгыятеннән Фәнил Мәҗитов чыкты.
Һәрбер җиңүчене Нуриев шәхсән котлады, аларга изге теләкләрен җиткереп, дипломнар һәм премияләр тапшырды. Бәйге флагын төшерү хөрмәте тәҗрибәле җирбагар Ә. Галимовка һәм иң яшь механизатор Д. Вилдановка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев