Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иртә яз көтелә

Туфрак эшкәртүче һәм чәчү агрегатларын якын көннәрдә хәзерлек сызыгына кую өчен бу төп сәбәп, дип белдерде авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә район башлыгы Р. Нуриев.

Бүгенгә район буенча 206 тракторның 80 проценты ремонтланган. "Агро-Мир" һәм Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрендә техника һәм тагылма агрегатларны ремонтлау эшләре аеруча көйгә салынган. Монда тракторлар тулаем әзер. "Вафауллин" КФХда 17 тракторның 15е, "Тимербаев" КФХда алты тракторның дүртесе ремонтланган, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда 29 тракторның 26сы кырга чыгарга әзер. Язгы кыр эшләренә яртылаш кына әзер булган "Хәйдәров" КФХ һәм "Заря" ҖЧҖга эшне кызулата төшү урынлы булачак. Район башлыгы аграрчылар каршына 10 мартка бөтен тракторларны, 1 апрельдән дә соңга калмыйча барлык авыл хуҗалыгы машиналарын кырга чыгарлык итеп хәзерләп бетерүне максат итеп куйды.
Район хуҗалыкларында тугыз чәчү комплексы бар. Бүген алар "хәрби" хәзерлектә. Әмма бу бердәнбер чәчү комплексы булган "Хәйдәров" КФХга кагылмый. Чәчкечләрнең дә район буенча 70 проценты гына техник әзерлек узган. Бары "Нәбиуллин" КФХда һәм "Кәрәкәшле" ҖЧҖда гына әлеге төр тагылма агрегатлар тулаем ремонтланган. Шул ук вакытта "Заря", "Хәйдәров" хуҗалыкларында бер генә агрегат та әзер түгел, калганнарда ремонт станыннан төшкән чәчү агрегатлары 60-70 процент тәшкил итә. Шундый ук күренеш культиваторлар ремонтында да күзәтелә: бүгенгә аларның 50 проценттан чак кына күбрәге төзекләндерелгән.
Сыйфатлы орлык - яхшы уңышка нигез, ди халык. Бу хакта сүз киңәшмәдә дә барды. Районда чәчү материалының 37 проценты массага киткән. "Заря", "Хәйдәров" хуҗалыкларында орлыклар тулысы белән, "Таң" ҖЧҖда - 82, "Вафауллин" КФХда 45 проценты массалы репродукциягә туры килә. Һәрбер хуҗалыкка чәчү материалы сатып алу графигы җиткерелде, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов. Минераль ашламаны да җитәрлек күләмдә юнәтү мөһим, диелде киңәшмәдә. Сүз уңаенда, 2012 елда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Р. Миңнеханов та ашламалар белән эшләү мәсьәләсенә зур игътибар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X