Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Лидерлык - каннарында

Районның авыл хуҗалыгы алдынгылары арасында "Уңыш" ҖЧҖ ныклы позиция тота. Безнең бүгенге мәкаләбез - әлеге перспективалы хуҗалык турында.

Яссытугай авылында урнашкан "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте Ютазы районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сафында 2006 елда барлыкка килә. Аның тарихы инвесторларның тулаем банкротлашкан предприятиесен сатып алып, хуҗалыкны саклап калган чордан башлана. Ул вакытта яңа җайланмалар, терлек сатып алына һәм көндәлек метекле хезмәт башлана. Хуҗалыкны яшь, грамоталы Аяз Әдип улы Шафигуллин җитәкли. Нәкъ менә аның булдыклылыгы аркасында бүген хуҗалык лидерлар сафында. "Хезмәткәрләрем нинди дә булса эшне иртәгәгә калдырыйк дисә, мин бу шайтан эше дим. Халыкта да бүгенге эшеңне иртәгәгә калдырма диләр", - ди җитәкче. Бәлкем, нәкъ менә әлеге принцип белән предприятиенең уңышлылыгы аңлатыладыр да. Коллективтан да күп нәрсә тора. Хуҗалыкның беренче адымнарыннан алып Аяз Әдип улы үзендә югары белемле белгечләрдән торган яшь, көчле, эштән курыкмаган һәм хуҗалыкны лидерлар рәтендә тоткан команда туплый.
Бүген "Уңыш" - даими үсеш кичергән предприятие, ул, гадәти терлекчелек һәм үсемлекчелектән тыш, шулай ук үз продукциясен җитештерү белән дә шөгыльләнә. Хуҗалык биш төрле ярма - борчак, арпа, тартылган арпа, тары, бодай ярмаларын эшкәртеп сатуга әзерли. Эшкәртү хисабына керем дә арта. Хәзерге вакытта "Уңыш" үз продукциясен Уфа, Әлмәт һәм Октябрьский шәһәрләреннән өч фирмага сата. Сүз уңаенда, үсемчелек өлкәсендә дә хуҗалыкта барысы да яхшы - җирбагарлар ике мең гектардан артык басуны эшкәртә, авыл хуҗалыгы техникасын даими рәвештә яңарта.
Елдан-ел хуҗалык терлекчелек өлкәсендә җитештерү куәтләрен арттыра - мөгезле эре терлекне үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Терлекләрнең сакланганлыгы һәм үрчеме бәрабәренә хуҗалыкта малларның баш саны арта, продуктив терлекләр сайланып алына. Хуҗалык эчендә планлы рәвештә селекция эше алып барыла.
"Уңыш" - иң нәтиҗәле һәм перспективалы район хуҗалыкларының берсе. Мәсәлән, 2011 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, уңышлылар районда өченче булдылар, шул ук елны уңыш һәм үрчем алу буенча икенче урыннарга лаек булдылар.
Хуҗалык Яссытугай, Тарлау, Акъюл кебек якын-тирә авылларын социаль яктан да тәэмин итә. "Уңыш" үзенең пенсионерларына да игътибарлы, ел саен ул өлкәннәр көнен уздыра. Сүз уңаенда, "Уңыш"та 30 хезмәткәргә 120 пенсионер туры килә, шуларның 20се - банкротлашкан предприятиедән. Һәм, әлбәттә, хуҗалыкның хезмәт хакын, салымнар, аренда һәм пай җирләре өчен түләү буенча бурычлары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев