Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте. Кадерле вакыт

Районда терлек азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. Тукай исемендәге, "Уңыш", "АгроМир" хуҗалыкларында эш аеруча көйле бара.

2010 елның корылыгы нәтиҗәсендә аграрчылар терлек башын кыскартырга мәҗбүр булсалар, хәзер инде җәмәгать көтүе тулаем тергезелде. Шуңа күрә хуҗалыклар алдында терлек азыгын мул итеп һәм сыйфат белән әзерләү бурычы тора. Бүгенге көндә чабылучы үләннең төп өлеше печәнгә калдырыла.
"Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Аяз Шәфигуллин сүзләренә караганда, 70 гектар биләгән күпьеллык үләнне теземнәргә салуда Сабан туй алдыннан керешкәннәр. Гектарыннан 40 центнерга якын үлән биргән костер хәзерге вакытка яхшы итеп кибергә өлгергән, механизаторлар аны түкләргә салалар. Һава торышы бозылып китмәгән очракта печән хәзерләүне атна эчендә тәмамларга уйлыйбыз, дип сүзен йомгаклады җитәкче.
"АгроМир" җәмгыятендә костер үләне 200 гектар биләсә, күпьеллык үләннәргә быел җәмгысы 1300 гектар җир бүлеп бирелгән. Редакциягә җәмгыять директоры Нәсим Вәлиев хәбәр итүенчә, печән хәзерләү өченче көнен дәвам итә. Төргәкләргә салынучы печәннең тигез кибүенә биредә аеруча зур игътибар бирәләр.
- Үлән әлегә дымлы, шуңа күрә түкләргә бик ашыкмыйбыз. Булган бөтен азык хәзерләү техникасын без "хәрби" хәзерлеккә китердек. Вакыт буенча да, сыйфат буенча да бернинди югалтулар булырга тиеш түгел, - дип ышандырды Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев