Район аграрчылары урып-җыю тәмамлануы һәм киләчәккә планнар турында сөйләштеләр
Агымдагы атнада "Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасына киңәшмәгә җыелган район аграрчылары беренче чиратта туфрак эшкәртүнең темпын гына түгел, сыйфатын да күтәрү һәм орлык туплау турында сөйләштеләр.
Районда урып-җыю эшләрен тәмамланды дияргә була. Игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 22 центнер бөртек чыкты. Шул ук вакытта хуҗалыклар арасында һәр гектардан 13-14 центнер уңыш җыючылар да булды, алай гына да түгел, кайбер коллективлар бер кырның һәр гектарыннан 45 центнерга кадәр ашлык тупласалар, икенче басуларындагы күрсәткеч 15 центнердан артмады. Районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин мондый капма-каршылыкка нигезләнгән күренешнең төп сәбәбе дип узган көзне җирнең тулаем эшкәртелеп бетмәвен атады. Август яңгырлары аз гына чылатып китеп тә, комбайннарның кырга чыгуы тоткарланды, нәтиҗәдә урак беразга сузылды. Әмма аңа карап бүген туфракта аз гына да дым юк. Корылык - яз көне түгел, көзен үк башлана. Уҗымнар гына түгел, хәтта рапс тишелә алмыйча интеккән кырлар бар. Республика буенча туфрактагы уртача дымлылык быел үсемлекләрнең вегетация чорында 154 миллиметр булган булса, безнең районда бу күрсәткеч өч-дүрт тапкырга ким күзәтелде, дип басым ясады тәҗрибәле агроном. Сабаннар белән сөрмәгән очракта да, туфракны ким дигәндә 14 сантиметр тирәнлектә эшкәртүне 10 октябрьгә тәмамлау бурычы куелды.
- Көзнең нинди көннәр алып киләсен беркем дә белми, яңгырлар булмаган очракта, без һичьюгы кар суларын саклап калырга әзер булырга тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы Рөстәм Нуриев.
"Таң" җәмгыятенең сөрелгән басуына җылган аграрчылар кырлар культурасын саклауны - эшне борылу полосалары калдырып башлап, багана төпләрен, юл кырыена ук якын килеп эшкәртүне дә көн кадагына куйдылар.
Халык орлык фондын юкка гына алтын фондка тиңләми. Бүген начар, вак бөртек чәчеп, игенчелекне табышлы итү мөмкин түгел. Рөстәм Нуриев бары тик элиталы орлыклар белән генә эшләүне принцип итеп куйды. Әйтик, фермер Рамил Гәрәев быел бодайның "злата" сортын чәчкән һәм үстергән бөртеген тулысынча III класс белән тапшырган. Фермер Радик Гайнетдинов та әлеге сорт белән эшләп, табышка ирешкән. Менә шундый уңай күренешләрдән чыгып, район аграрчылары каршына бодайның "злата", "эстер", арпаның "раушан" сортлары белән эшләргә тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә сүз җирне ашлау турында да барды. Соңгы елларда урыннарда чиста пар белән эшләүгә җитди әһәмият бирелмәде, нәтиҗәдә туфракның уңдырышлыгы нык кимеде. Сөрүлекләр бүген ач. Әгәр быел азмы-күпме минерал ашлама белән эшләмәгән булсак, хуҗалыклар югарыда атаган уңышны да җыя алмаган булыр иде, дип басым ясады Нуриев. Киләсе ел уңышын кайгыртып, аграрчылар хәзердән үк ашлама туплый башларга тиеш. Тәмам ярлыланган туфракны тукландыру буенча кичекмәстән чаралар күрә башлау мөһимлеге алгы планга куелды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов житәкчеләрнең игътибарын көндәлек керем чыганагы булган терлекчелек тармагына да җәлеп итте. Сөт җитештерү соңгы көннәрдә күпләп кимегән, малларны тиздән араннарда асрый башларга вакыт җитүен генә исәпкә алсак та, мондый "минусларга" юл куймау күпкә хәерле. Өстәвенә, сату бәяләренең дә артуы күзәтелә, дип билгеләп үтте Зарипов. Бүген көтүдән кайткан терлекләр рационының 30 процентын фураж алып торырга тиеш. Һәм аны, туклыклыгын арттыру максатында, төрле бөртекләр кушып тарту өчен хәзер мөмкинләр зур. Кышка керер алдыннан сыерларны туя ашаткан очракта да әле бик таманга туры килә, дип сүзен йомгаклады ул.
Р.S. Район буенча 11 837 гектарда җир эшкәртелгән. Бу планда каралган мәйданның 41 процентын тәшкил итә. "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге, "Уңыш", "Кәримов", "Гәрәев", "Гайнетдинов" агроформированиеләрендә җирне туңга сөрү яхшы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев