Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы коллективлары кышкы режимга күченә башладылар

Район авыл хуҗалыгы коллективларындагы савым көтүе хәзер төнлә терлекчелек биналарында тотыла.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Марсель Зарипов билгеләп үтүенчә, сыерлар көтүлекләргә иртәнге савымнан соң чыгарыла, көндез - терлекчелек фермаларына кайтарыла. Малларны ашату рационы - кышкы. Сыерлар организмы үзенчәлеге буенча, сөт күләме бераз кимегән, әмма узган ел дәрәҗәсеннән ким түгел. Бүгенге көндә район буенча тулаем савым 3768 центнер тәшкил итә. Ашату бер типта булган хуҗалыкларда савымнар югары. Шуны искәртәбез, "АгроМир" һәм Тукай исемендәге җаваплылыклары чикле җәмгыятьләренең заманча сөт фермаларында терлекләр ел дәвамында бинада тотыла: азык "өстәленә" ДеЛавал голланд фирмасы миксеры белән эшкәртелгән сенаж, салам, тоз, акбур, концентратлар бирелә. Ягъни сыерларның организмы стресска дучар ителми, шул сәбәпле савымнар да югары. Терлекчелек биналарын кышка әзерләү турында сөйләгәндә, 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында фермаларны югары технологияле реконструкцияләү "Таң" һәм "Кәрәкәшле" хуҗалыкларында гамәлдә тәмамланган. Аның нигезендә - сөтнең сыердан шунда ук сөт үткәргеч аша танк-суыткычларга агуы, бу чимал сыйфатына яхшы тәэсир итә. Узган елда реконструкциянең мондый тәҗрибәсенә "Кәрәкәшле" ҖЧҖның өч фермасының берсендә, "Нәбиуллин" КФХда һәм "Уңыш" ҖЧҖда ия булдылар.
Үсемлекчелектә туфрак эшкәртү дәвам итә. Әлеге агрочара темпына бераз яңгырлы һава торышы комачаулаган. Моннан тыш, кукуруз игү тәмамлануга якынлаша. 1700 гектарга чәчелгән әлеге культураның ун проценты бүгенге көндә тамырда калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев