Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы сөт тармагында өметләнә

Узган хуҗалык елы һәм бүгенге көн нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев агросәнәгать тармагы эшчәнлегеннән ризасызлыгын белдерде.

Район бюджетыннан авыл хуҗалыгы тармагына 2013 елда 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың саллы өлеше терлекчелекне үстерүгә сарыф ителгән. Тик бүгенге күрсәткечләр әлеге тармакта алга китеш барлыгы турында сөйләмиләр.

- Димәк, без терлекчелек эшчәнлегенә комплекслы килә белмибез. Аның җитештерү чылбырына тезелгән буынның кайсысыдыр эшләп җиткерми. Бәлкем, безгә абзарларны камилләштергәнче, югары продуктлы сыерлар сатып алырга кирәк булгандыр? Хаталарны эзләргә, җитди анализ ясарга кирәк, - дип Нуриев мәсьәләне кабыргасы белән куйды.

Чынлап та, хуҗалыклар арасында һәр сыердан тәүлегенә өч-дүрт килограмм сөт савучылар бар. "Уңыш" җәмгыяте абзарларында 120 баш сыер тәрбияләнсә, "Таң" җәмгяте 250 баш сыер асрый. Ә менә тулаем савыла торган көнлек сөт күләмендә аерма әлләни зур түгел. "Игенче" җәмгыяте савымы да ел башыннан бирле ни артмый, ни кимеми. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә дә көнлек сөт торгынлык кичерә. Мондый вәзгыятьнең беренче сәбәбен ашауның тулы кыйммәтле булмавыннан күргән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, селекция-нәсел эшенең дә күпчелек урында үз агымга куелуын ассызыклады. Һәм бу бүген генә туган проблема түгел.

- Сөт - отчет өчен кирәкми, ул хуҗалыкларның яшәү чыганагы, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Мондый торгынлыктан чыгуның бер юлы - ул сыерлар санын арттыру, нәсел өчен таналар тәрбияләүгә зур игътибар бирү. Сөтчелек тармагында җитештерүчәнлекне үстерү өчен тагын бер стимул - ул субсидия. Хуҗалык гыйнвар һәм февраль айларында сауган сөт күләмен, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, саклап кала яисә арттыра ала икән, аңа республика бюджетыннан ашлама төрендә субсидия бирелә.Бүгенге көндә бу "маддәгә" бары тик Тукай исемендәге һәм "агроМир" җәмгыятьләре генә эләгә.

- Терлекчелектәге вәзгыятьне, гомумән, менә шушы ике коллектив, аеруча бәйрәкәлеләр уңай якка үзгәртә дә. 2013 елда район буенча җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 30-32 процентын "АгроМир" коллективы тәэмин итте. Бүген ул көненә һәр сыердан 14,5 килограмм сөт савып, тулаем 11 тоннадан артык продукция җитештерә, - дип ассызыклады Зарипов.

Киңәшмә барышында мөгезле эре терлек санының артуга таба йөз тотуы әйтелде. Әмма бозаулар сакланышы бик үк шәпләрдән түгел. Район буенча 2013 елда һәр йөз баш сыердан 74 баш бозау туган. "АгроМир", "Нәбиуллин", хуҗалыкларында бу сан - 100әр, Тукай исемендәге коллективта-94, "Уңыш" белән "Таң" да - 88әр баш тәшкил итсә, "Вафауллин" хуҗалыгында һәр йөз баш сыерның - 55е, "Игенче" дә исә гомумән 52 башы гына бозаулаган. "Теләсә кайсы сыер елга бер тапкыр артым китерә. Димәк, урыннарда бухгалтерия кәгазенә "утырмаган" үлем-китем күп", - дип басым ясады Зарипов. Шулай итеп, бу юнәлештәге эшне дә көйгә салу таләп ителә. Чөнки баш исәбе генә продукция җитештерү чарасы булып тора.

Механизация өлкәсендәге эш торышына тукталган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Азат Мәхмүтов, тракторлар әзерлегенең, урыннардан бирелгән мәгълүматларга нигезләнеп, 72 процент булуын хәбәр итте. Әмма басуга чыгар көн җиткәч, тарту көчләренең эшкә яраксыз булуы ачыклана, дип лаф орган белгечкә, Нуриев хуҗалыкларның үзендә ремонт барышын ачыклауга якын көннәрдә керешүне бурыч итеп куйды.

- Миңа саннар кирәкми, миңа реаль эш кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы. Хуҗалыклар, шул исәптән кече фермерлар орлык фондын югары уңышлы симәнә белән яңартуга җитди якын килсәләр, минераль ашлама юнәтү мәсьәләсендә бераз каршылыклар бар булып чыкты. Бүген кредит рәсмиләштерү максаты белән йөрүче аграрчылар банклар тарафыннан "ачык йөз" булмавын хәбәр иттеләр. Ә бит ашлама бәясе "сикергәләргә" ярата, өстәвенә чоры да җитте. Шуңа күрә район башлыгы Рөстәм Нуриев бу мәсьәләне дә үз контроленә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев