Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгының махсус премиясенә тагын 18 механизатор лаек булды

Өчмеңчеләр сафы көннән-көн арта - агымдагы атнада район башлыгының махсус премиясенә игеннәрне урып-суктыруда мәшгуль 18 механизатор лаек булды.

Ашлык комбайннарында эшләүче игенчеләрнең авыр хезмәтенә карата тагын да дәрт уяту максатында, район башлыгы Рөстәм Нуриев, кырларга чыгып, комбайнын вакытлыча гына туктатып, кабиналардан сикереп төшкән механизаторларның туфрак катыш икмәк исе килеп торган көчле кулларын кысып, шәхсән премияләр тапшыруны күркәм гадәткә кертте. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт! Акбаш авыл җирлегендә эшләүче фермер Әнәс Тимербаев район башлыгын 66 гектардагы бодай басуында каршы алды. Чагыштырмача иртәрәк чәчелгән икмәкләрнең начар түгеллеген Рөстәм Нуриев та билгеләп узды. Турыга урып-суктыручы Фәнил Нурсәетов бодайларның һәр гектарыннан уртача 21 центнер уңыш җыя. Сезон башыннан 520 тонна бөртек суктырып алган механизатор район башлыгы премиясенә лаек булды да. Әлеге матди стимулның төп шарты - өч мең центнер икмәк суктыру, димәк Фәнил тормышында мондый шатлыклы вакыйганың тагын бер тапкыр кабатлануы да бик ихтимал. "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте биләмәсендә комбайнчылар - 370 тонна ашлык суктырган Илдар Галиев, 346 тонна бөртек җыеп алган Илмир Мәрданшин белән күңелле миссия буенча очрашкан район башлыгы, әлбәттә, аларга да уңышлар теләде. Рөстәм Нуриевның кичектерүсез мәшәкатьләре килеп чыгу сәбәпле, калган алдынгыларны тәбрикләү бурычын ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зариповка йөкләде.

Әле берничә көн элек кенә эшләргә һич мөмкинлек юк, дип һава торышына зарланып торган "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары, соңгы көннәрдә чын мәгънәседә җир җимертеп эшләделәр. Һәр гектарыннан утыз центнердан артык уңыш бирүче арпа басуларында механизаторлар караңгы кичкә кадәр - чык төшкәнче мәшгульләр. "Өлгергән икмәкләр бетеп кенә туктады, бер көнне Мәүзир Латыйпов, мөгаен, бункерлар санын кырыкка җиткергән булыр иде," - дип елмаеп куйды хуҗалыкның баш инженеры Зәйтүн Галимов. Бактың исә, бу көнне әлеге алдынгы механизатор ындыр табагына 34 бункер ашлык озаткан. Бу 1588 центнер икмәк дигән сүз! Барлыгы 787 тонна икмәк урып-суктырган комбайнчы район башлыгыннан икенче тапкыр премия кабул итеп алды. Аның хезмәттәше 734 тонна бөртек суктырган Рамил Касыймов та икеләтә премия белән билгеләнде. 698 тонна ашлык җыеп алган Ришат Фәррахов, 586 тонна уңыш җыйнаган Рәфис Насыйров, ындыр табагына 443 тонна бөртек озаткан Рәфис Ямаев, 362 тонна икмәк суктырган Рөстәм Касыймов, 340 тонна бөртек җыеп алган Ленарис Кәтиев премияләргә лаек булдылар. Район күрсәткечләрен дә яхшыга үзгәртүдә зур роль уйнаучы механизаторларга Зарипов ихлас рәхмәтен җиткерде. Әмма Бәйрәкә җирендә күңелле мизгелләр моның белән генә тәмамланмады. "АгроМир" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең механизаторларны урак өстендә стимуллаштыру турындагы положениесенә ярашлы, коллектив директоры Нәсим Вәлиев КамАЗ автомашинасында бөртек ташучы Дамир Насыйровка икеләтә премиягә, Мәүзир Латыйповка өч мең сум премиягә сертификатлар тапшырды. Алдагы көнне генә гомер бәйрәмен генә билгеләп узган Мәүзир өчен бүләкләрнең, мөгаен, иң кадерлесе булгандыр бу.

"Кәрәкәшле" җәмгыяте игенчесе Ришат Әхмәтҗановка район башлыгы премиясен, арпа басуында икмәкләрне теземнәргә салудан туктатып торып, тапшырдык. Башта шактый гектарда печән чапкан Ришат, урак башланган мәлдән алып, 1012 гектарда икмәкләрне теземнәргә салган. "Караңгы төшкәнче эшлибез, көн саен икешәр норма үтибез",- дип тыйнак кына әйтеп узган механизатор үзенең хезмәттәшләре - ашлык суктыручы Нәфис Хәйдәровка, Нәфис Миннегалимовка эш фронты тудыра. Хәйдәров 440 тонна бөртек җыеп алган өчен премиягә лаек булса, аның адашы - 601 тонна уңыш суктырган Нәфис Миннегалимов исә икеләтә премия белән бүләкләнде. "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгына килеп җиткәндә, арпа кырында эшләүче механизаторлар төшке ашка туктаганннар иде. Түгәрәкләнеп утырган эшчеләр каршында коштабак тутырып киселгән ипине, калҗа-калҗа ит белән тәлинкәне күргәч, өстәвенә, кырда аш тәмле була, дип безне дә кыстый-кыстый "табын" артына чакыргач, ирексездән бер вакыйга күңелдә яңарды. Берничә көн элек шулай ук эш буенча хуҗалыкларның берсенә барган идек. Төшке аш белән транспорт килеп туктады. Бу вакытта хуҗалыкның баш агрономы комбайнчыларның берсе белән конторль суктырудан кайтып җитте һәм пешекче хатыннан аш сорады. "Кешедән калса, ашарсың", - дигән җавап яңгырады. "Мин кеше түгел мени?!" - дип читкә китеп баскан белгеч өчен гарьләнеп, тамагымнан чәй үтмәде. Ярый әле кайнар аш алмаганбыз, дип уйлап куйдым. Хәер, безгә аны тәкъдим итүче дә булмады. Юк, мин ачлыктан тилмергәнгә язмыйм бу җөмләләремне, эш кешесенә карата булган битарафлык минем күңелемә тиде. Әлбәттә, һәрнәрсәдә исәп булырга тиеш, әмма иртә таңнан алып караңгы кичкә кадәр кырда эшләгән кешегә ризыкны бизмәнгә салып бирүне, ничек кенә булмасын, аңлавы бик кыен. Әлеге ноктадан кузгалып киткәч, һәрберебез үз уена чумып, юлдашым белән берара тын бардык. Бактың исә, икебез дә шул вакыйганы күңелдән тагын бер кат кичереп бара булып чыкты. "Өстәмә аш сораган механизаторга, димәк, шымытыр?" - дип үз-үземә биргән сорауга, район белгече: "Шулай булып чыга инде...", - дип җавап бирде. Ярый, күңелсез уйларны читкә куып, Урал бистәсе кырларына кайтыйк әле. Фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыкта уракның планда каралган мәйданның яртысыннан күбрәгендә тәмамлануын, комбайнчылар арпаны тиз көннәрдә алып бетереп, бодайга күченү максат итүләрен кыскача гына сөйләп узды. Һәр гектарыннан 25-26 центнер уңыш бирүче арпаны игенчеләр турыга урып-суктыралар, бодайның да бер өлешен егып, калганын турыга суктыруны күздә тоталар. Бу көнне премиягә 332 тонна бөртек суктырган Әнәс Вилданов ия булды. Гадәттдә Республика көненә урып-җыю эшләрен тәмамлау турында рапорт биререгә күнеккән "Нәбиуллин" хуҗалыгы игенчеләренә күркәм традицияләрен бозмауларын теләп, юлыбызны дәвам иттек. Марсель Зарипов Тукай исемендәге җәмгыять комбайнчылары - 483 тонна ашлык суктырган Айдар Бадыйковка, 316 тонна бөртек җыйнаган Расыйх Хәйдәровка, 317 тонна уңыш җыеп, "Игенче" җәмгыяте амбарларын баеткан Ренат Латыйповка, "Стдыйков" хуҗалыгы кырларында эшләп, 469 тонна икмәк урып-суктырган Назый Рәкыйповка да премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев