Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район буенча 14 752 гектар җир эшкәртелгән

Соңгы оператив мәгълүматларга караганда, район буенча 14 752 гектарда җир эшкәртелгән.

Бу планда каралган мәйданның 51 процентын тәшкил итә. Шул исәптән, 3323 гектардагы туфрак капландырып сөрелгән, 11 429 гектар мәйданның өске катламы эшкәртелгән. Туңга сөрүне "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге хуҗалыклар зур оешканлык белән алып баралар. Авыл хуҗалыгы коллективлары кукуруздан силос салу белән дә мәшгуль. 23 сентябрьгә булган саннарга буенча фикер йөртсәк, барлыгы 17 480 тонна масса тупланган. "Нәбиуллин", "Уңыш" хуҗалыклары силос салуны тәмамласалар, "АгроМир", Тукай исемендәге җәмгыятьләрдә бу эш төгәлләнү стадиясендә. Шул ук вакытта "Вафауллин", "Таң", "Игенче" агроколлективларына терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә темп өстәү мөһим, дип басым ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X