Район буенча 700 тонна печән әзерләнгән
Шуның иң күп өлешен "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары әзерләгән. "Вафауллин" хуҗалыгында күпьеллыклардан 1700 тонна сенаж салынган.
Калган хуҗалыкларга да терлек азыгы туплауда темпны арттыру зарур, дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Район буенча иген кырларының 3 мең гектары - корткычларга, 8 мең гектары чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, 8 мең гектарда тамырдан тыш тукландыру үткәрелгән. Барлыгы 2500 гектар җир парга эшкәртелгән. Һава торышының, аеруча соңгы көннәрдә явып узган яңгырларның туфрак файдасына булуын исәпкә алсак, бу агрочараны башкару белән "Таң" җәмгыятенә һәм кече фермер хуҗалыкларына ашыга төшәргә кирәк, дип басым ясады Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев