Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю 20 процент тәшкил итә

Бөртекле һәм кузаклы культураларны район буенча урып-җыю 4448 гектарда башкарылган. Бу планда каралган мәйданның 20 процентын гына тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш -19,4 центнер.

Соңгы оператив мәгълүматларга караганда, район игенчеләре уҗым культураларын урып-суктыруны тәмамлаганнар. Арышларның һәр гектарыннан уртача 19 центнер ашлык суктырган аграрчылар, тулаем 50 749 центнер уңыш җыйнап алганнар. Тукайлылар уҗым бодаеның һәр гектарыннан 23 центнердан артык бөртек суктырганнар. "Игенче" һәм "Нәбиуллин" хуҗалыклары механизаторлары солы кырларындагы эшкә нокта куйсалар, бәйрәкәлеләр борчакны җыеп чыкканнар . Бүген "Таң", "Кәрәкәшле", "Уңыш", "АгроМир", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге агроколлективлар төп уракны арпа басуларына алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев