Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район игенчеләре Республика көнен югары нәтиҗәләр белән каршы алалар

Республика көне алдыннан район кырларында икмәкләрне урып-суктыруда көнне-төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче галиҗәнап игенчеләребез янәдән кадер-хөрмәткә лаек булдылар.

"АгроМир" җәмгыяте комбайнчылары - 1000 тонна ашлык суктырган Мәүзир Латыйпов, 921 тонна бөртек җыйнаган Рамил Касыймов, комбайн бункерыннан 759 тонна икмәк озаткан Рәфис Насыйров, 616 тонна ашлык суктырган Рәфис Ямаев, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан 766 тонна бөртек җыеп алган Әнәс Вилданов, "Ситдыйков" хуҗалыгыннан 735 тонна икмәк урып-суктырган Назыйм Рәкыйпов, "Тимербаев" хуҗалыгыннан 640 тонна бөртек җыйнаган Фәнил Нурсәетов, "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән 604 тонна ашлык суктырган Нәфис Хәйдәров, "Таң" җәмгыятеннән 603,5 тонна яңа уңыш бөртеге җыеп, ындыр табагына озаткан Рөстәм Абдуллин, 325 тонна икмәк урып-суктырган Рәфис Җиһаншин, "АгроМир" җәмгыятеннән 1007 гектарда игеннәрне теземнәргә салган Рәсим Әхмәтшин, Тукай исемендәге җәмгыятьтән 1001 гектарда икмәкләрне чапкан Марсель Йосыпов район башлыгы премияләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев