Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район игенчеләре уракка төште

Дүшәмбе көнне район игенчеләре уракка төште.

Беренчеләрдән булып кырга чыккан "Уңыш" җәмгыяте механизаторлары урып-җыю эшләрен арыш кырында башлады. 130 гектардагы уҗым культураларын Юрий Юрин һәм Илдар Галиев теземнәргә сала. Җәмгыять директоры Аяз Шафигуллин сүзләренә караганда, игеннәрне контроль суктырып карау һәр гектардан уртача 26 центнер бөртек чыгуын күрсәткән. Чабылган арышның дымлылыгы да бер тәүлек дигәндә 13 процентка кадәр кимегән. Димәк, арышлар өлгергән. Быел район җирбагарлары каршында 20 мең гектарда бөртеклеләр, шул исәптән 2850 гектарда уҗым культуралары җыйнап алу бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев