Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район игенчеләре уҗым культуралары биләгән мәйданнарның яртысында икмәкләрне теземнәргә салды

Район игенчеләре уҗым культуралары биләгән мәйданнарның яртысында икмәкләрне теземнәргә салды.

Бу эш "Нәбиуллин" хуҗалыгында тулаем тәмамланган. Хуҗалык механизаторлары теземнәрдә ятучы арышның 60 процентын суктырып алырга да өлгергән. Урып-суктыру эшләрен дүрт берәмлек комбайн алып бара торган "Кәрәкәшле" җәмгыятендә дә бүген зур оешканлык сизелә, дип белдерделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Кәрәкәшлелеләр шулай ук көзге игеннәрнең яртысыннан күбрәген суктырган. Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары да һәр аяз сәгатьне югары җитештерүчәнлек белән файдалану ягында. Кызганычка, "Игенче" җәмгыяте турында болай дип әйтеп булмый. Ул, мөгаен, районда уракны башламаган эре коллективларның берседер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X