Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район житәкчелеге фермалардагы эш куелышы белән танышты

Район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин озатуында фермалардагы эш куелышы белән танышты.

Эш көнен алар "Таң" җәмгыятеннән башладылар. Узган елны әлеге коллективка терлекчелек тармагын камилләштерү өчен район бюджетыннан ярдәм күрсәтелгән иде. Быел алар үз көчләре белән тагын бер абзарга пластик тәрәзәләр урнаштыру буенча чаралар күрә башлаганнар. Әмма терлекчелек тармагындагы һава торышын ремонт эшләре генә ясый алмый. Яшәү өчен продукция кирәк. Рөстәм Нуриев таңлылар җитештерә торган сөт күләмен генә түгел, хәтта маллар алдына салынган азыкның сыйфатын да тәнкыйть утына тотты: улакларга "беләк" озынлыгында кукуруз тутырылган иде. Сүз уңаеннан, Баулы районында узган зона семинар-киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та терлекләрен тиешенчә вакланмаган кукуруз массасы белән туендыручы хуҗалыклардан канәгатьсезлеген белдергән иде.

"Уңыш" җәмгыяте фермасында җитәкчеләрне гел башка атмосфера каршы алды. Кышлатуга тулаем әзер биналарда сүз җәмгыятьнең мал санын тагын арттыру өстендә эшләү, Димтамак зонасында сыерлар абзары тергезү һәм якын киләчәктә савым көтүен тулысы белән шунда урнаштыру турында барды. "Нәбиуллин" хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы эш тәртибеннән район башлыгы гомумән канәгать калды. Биредә дә ул фермер Илдус Нәбиуллин белән тармакны тагын җәелдерү, өстәмә абзар төзү турында киңәш-табыш итте. "Кәрәкәшле" җәмгыяте быел өр-яңа бозаучылык тергезде. Шуңа да карамастан, бозаулар тыгызлыгы нормадан артык саклана. Терлекнең исәнлеген тәэмин итү максатында тагын шундый бер бозаучылык тергезү көн кадагына куелды.

Агымдагы елда Акбаш авылында эшләүче фермер Әнәс Тимербаев сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм азык траншеялары төзү программасына кушылды. Бүген аның хуҗалыгында ташландык хәлдә булган бер бинаны сыерлар торагы итеп үзгәртеп кору буенча эш дәвам итә. Төзелеш эше белән танышкан район җитәкчелеге аны тагын да шомарту максатынад эшлекле киңәшләрен бирде. Тукай исемендәге җәмгыятьтә дә хәзерге вакытта төзелеш эшләре зур куәт белән бара: сыерлар абзары бозаучылык итеп үзгәртелә, 250 баш бозау сыйдырышлы итеп тагын бер бина тергезелеп килә, савым сыерлары торагы киңәйтелә. Башкарасы эш күләме, әлбәттә, бик зур. Җәмгыять директоры Әсгать Абдуллин кар яуганчы эшне тәмамларга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X