Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләделәр

Һәр ел саен ноябрь аенда безнең район авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгыларны тәбрикли. Бүген без газета битләрендә ашлыкны җыеп алу өчен армый-талмый тир түккән, кулларына савым аппаратлары тотып, районыбызның данын тирә-юньгә танытканнарның исемнәрен бастырабыз.

2013 елгы хуҗалык эшчәнлегендә җитештерү-икътисади күрсәткечләр буенча районның авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында лидер булып Тукай исемендәге җәмгыять - директоры Әсгать Абдуллин чыкты, икенче урында "АгроМир" җәмгыяте - директоры Нәсим Вәлиев, өченчедә - "Нәбиуллин И. М." крестьян-фермер хуҗалыгы - башлыгы - Илдус Нәбиуллин.

Бөртекле культураларны сугуда һәм чабуда эшләгән комбайнчылар

Агымдагы сезон нәтиҗәләре буенча, "АгроМир" җәмгыятеннән лидер булып комбайнчы Мәүзир Латыйпов чыккан, ул New Holland комбайнында 18083 центнер бөртек суктырган. Икенче урында Тукай исемендәге җәмгыяттән механизатор Айдар Бадыйков, ул үзенең Акрос-530 комбайны бункерыннан 16 389 центнер икмәк тапшырган. Өченче - "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Әнәс Вилданов. Ул Дон-1500 комбайнында 13527 центнер бөртек суктырган.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру буенча беренче урында Тукай исемндәге хуҗалык механизаторы Марсель Йосыпов, ул MacDon комбайнында 2772 га культураны теземнәргә салган. Шундый ук комбайнда "АгроМир" хуҗалыгы комбайнеры Рәсим Әхмәтшин 2550 га культураны чапкан. Ул икенче урында. Ә "Кәрәкәшле" хуҗалыгыннан Ришат Әхмәтҗанов EC-1 комбайнында 1960 га бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабып өченче урынга чыкты.

Җир эшкәртүдә - механизаторлар

Җир эшкәртүдә иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтеп беренче урынга "АгроМир" җәмгыятеннән Нәфис Галимов чыккан. Ул New Holland МТЗ-82 тракторында 2811эталон гектар җир эшкәрткән. Икенче урынга "Таң" җәмгыятеннән КамАЗ-215 тракторында 1325 эталон гектар җир эшкәртеп, Динар Газизуллин чыккан. Ә "Игенче" җәмгыятеннән МТЗ-1221 тракторында 1303 эталон гектар җир эшкәрткән Рәфис Җиһаншин өченче урында.

Хуҗалыклардагы иң яхшы шоферлар

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә машина йөртүчеләр арасында иң югары нәтиҗәләргә "Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Марат Абдуллин чыккан: ул КамАЗ машинасында 101 460 тонно-километр эш башкара. "Кәрәкәшле" хуҗалыгыннан Ринат Сәлимшин икенче урында. Ул, шулай ук КамАЗ машинасында 88 360 тонно-километр юл үткән. Ә "Уңыш" җәмгыятеннән Илдар Галиев 48 840 тонно-километр эшләп өченче урында.

Машина белән сыер савучыларның 10 айга нәтиҗәләре буенча, беренче урынга "АгроМир" җәмгыятеннән Гүзәл Шәрифуллина чыга. Ул 3550 центнер сөт савып алган, ел башыннан 63 бозау алган. Икенче урында 2113 центнер сөт савып, "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Люция Вәлиева, ел башыннан - 46 бозау тәрбияләгән. Өченче урын - Тукай исемендәге хуҗалыктан 1071 центнер сөт савып алган һәм 32 бозау караган Галия Таҗиевада.

Бозау караучылар арасында 10 ай нәтиҗәләре буенча лидерлыкны Тукай исемендәге хуҗалыктан Әлфия Хисамова алган (уртача баш саны 31, 107 ц үсеш исәпләнә, уртача тәүлек артымы - 796 грамм). Икенче урында "АгроМир" хуҗалыгыннан Раушания Хәмидуллина (уртача баш саны 41, 97 ц артым алынган, уртача тәүлеклек артым 787 грамм). Өченчедә - "Уңыш" хуҗалыгыннан Резидә Ильина (уртача баш саны 70, 149 ц үсеш, уртача тәүлеклек артым 700 грамм).

Мөгезле эре терлекне симертүдә терлекчеләр арасында 10 ай нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Фәнил Нуретдинов биргән (уртача баш саны 109, 262 ц үсеш алынган, уртача тәүлеклек артым 790 грамм). Икенче урында "Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Анатолий Горбачев (уртача баш саны 110, артым 207 ц, уртача тәүлеклек артым 620 грамм). Өченче - Тукай исемендәге хуҗалыктан Салават Лотфуллин (уртача терлек башы саны 131, артым 242 ц, уртача тәүлеклек артым 608 грамм тәшкил иткән).

Районыбызда гаилә династияләре дә бар. Мәсәлән, Бәйрәкә авылынан Касыймовлар үз араларында механизаторлар да, терлек караучылар да булуы белән горурланалар. Династиягә нигез салучының берсе - Сиринә Касыймова, ул элек бәрән караучы булып эшләгән. Аның өч улы Илшат, Рөстәм һәм Рамил - механизаторлар. Өлкән улының тормыш иптәше Светлана - укытучы, уртанчысыныкы Илһамия -хуҗалыкта хисапчы булып эшли, ә кече улының тормыш иптәше Светлана - сыер савучы. Династиянең гомуми хезмәт стажы - 139 ел.

Әтисенең эшен дәвам итүче улыннан да яхшырак нәрсә юктыр. Моны Иске Урыссудан Ибраһимовлар галәсе турында әйтеп була. Кәбир һәм Фәһимә Ибраһимовлар - тракторчы һәм сыер савучы, алар династиягә юл ача. Аларның уллары Дамир һәм Гамир хуҗалыкта калып әти-әниләренең эшләрен дәвам итәләр. Дамир - терлекчелектә, Ә Гамир шул ук хуҗалыкта хуҗалыгында механизатор. Дамирның тормыш иптәше Сөмбелә сыер савучы булып эшли, ә аларның уллары -укучы Газинур җәйге каникуллар вакытында хуҗалыкта көтү көтәргә булыша. Гомуми эш стажлары 126 ел.

"Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында Винокуровлар гаиләсе дә алдынгылыкны бирми (Алма-Ата авылы). Әни кеше Александра Винокурова үз вакытында колхозда сыер савучы булып эшләгән. Аның өч улы - Геннадий, Сергей һәм Владимир, колхозда механизаторлар. Уртанчы һәм кече улының тормыш иптәшләре Вера һәм Елизавета, каенаналары кебек үк машина белән саву опреторлары. Винокуровлар династиясенең гомуми эш стажы 105 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев