Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда авыл хужалыгы техникасын тикшерүгә әзерлиләр

Техника һәм аларга тагылма агрегатларны әле яңа гына кышкы саклауга кую тәмамланган кебек иде, аларны ремонтлап, техник тикшерүгә хәзерләү көннәре дә якынлаша икән.

Быел район авыл хуҗалыгы тармагында техник тикшерү март ахырында башланачак. Исәпләп карасаң, хәзерлек күрү өчен бер айдан да ким вакыт калып килә. Һәрвакыттагыча, территориясендә трактор һәм башка төрле үзйөрешле машиналары булган хуҗа, җәмгыять директоры, фермер, үз алдына эшләүче кешеме ул, үз милегенә инвентаризация үткәрергә тиеш. Техник тикшерү барышында, кагыйдә буларак, машиналардагы дәүләт теркәү номерларының теркәү документларындагы номерларга тәңгәл килүе ачыкланачак. Тракторчы-машинистларның үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары игътибар үзәгендә торачак. Әлбәттә инде, техника һәм агрегатларның техник торышы җентекләп тикшереләчәк. Техниканың медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгесе, сәгатенә 20 чакрымнан тизрәк тизлек белән йөрүче машиналар белән идарә итүченең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүриле иминиятләү полисы булырга тиешлеге дә яңалык түгел. Ә менә үзйөрешле машиналар сатып алганнан соң аны теркәү өчен бары 10 көн срок бирелүе яңалык. Бу эшне законлы кысага кертү өчен транспорт хуҗасы үзйөрешле машина паспорты, аны сатып алуга документлар белән Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип белдерде әлеге хезмәт җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.

Вакытында теркәү узмаган машиналар штраф-тукталышка куела, ә кесәсендә тракторчы-машинист таныклыгы булмаган йөртүче административ җәзага тартыла. Шулай ук техник тикшерү узмаган машиналарны эштә куллану факты да штраф салу белән тәмамланачак. Ә инде графикта каралган техник тикшерү көненә машинаңны әзерләп өлгерә алмыйсың икән, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә техник тикшерү көнен чигерүне сорап гариза язу һәм теркәү билгесен тапшыру күпкә хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев