Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда “Комбайн” операциясе уза

Республикада 16 августка кадәр дәвам итүче "Комбайн" операциясе ашлык комбайннарының эшләү сыйфатын, техника куркынычсызлык, хезмәтне саклау шартлары үтәлешен тикшерүне максат итә.

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе боерыгына ярашлы, узган җомгада рейдка чыккан райондагы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев тикшерү эшләрен иң зур хуҗалыкларның берсе, табигый ки, техника да ишле булган "АгроМир" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән башлады. Тритикале кыры башында игеннәрнең дымлылыгы кимүен көтеп яткан комбайннарны күзәтүне Вәлиев механизаторларның техника белән идарә итүгә, комбайннарның техник тикшерү узганга таныклыкларын тикшерүдән башлады. Бу көнне җиде комбайнчыга ике генә права табылды. Калганнарныкы "башка кәчтүм кесәсендә калган" булып чыкты. Әлбәттә, арада кырда нигә кирәк ул документ дип дәгъва белдерергә ашыгучы кешеләр дә табылды. Әгәр ул мәҗбүри булмаса, Линарис Кәтиев белән Ришат Фәррахов нигә дип праваларын кесәләренә тыгып чыккан соң алайса?! Рөстәм Вәлиев комбайннарның көрәк, сәнәк, себерке, янгын сүндергечләр, су белән тәэмин ителүләрен дә тикшерде. Ул иномаркаларда ут сүндергечләрнең санын арттыру мөһимлеген, механизаторларга алар белән эшләү тәртибен искәртте. Комбайннар су белән тәэмин ителешен дә белгеч канәгатьләнерлек дип тапмады. Механизаторлар канистралар бирелмәвен сәбәп иттеләр. Ул-бу хәл булган очрак та (Ходай үзе сакласын), 20-30 литр су белән генә ни эшләмәк кирәк?! Вәлиев комбайннарның двигательләре торышын да күздән кичерде. Машиналарда янгын чыгуына ягулык-майлау материаллары агып, двигатель пычрануы да сәбәп тудыра. Бу юнәлештә җәмгыять механизаторлары адресына шелтәләр белдерелмәде. Югарыда әйтелгән җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы җәмгыятьнең баш инженерына язма күрсәтмә җиткерде.

Тукай исемендәге җәмгыять комбайннарын, арыш кырында эшне тәмамлап, Баланлы ягындагы борчак басуына барганда, асфальт юлда туктаттык. "Ничек инде юлга правасыз һәм путевкасыз чыгасың?!", - дип елмаеп куйган Расыйх Хәйдәров, документларны кая куйсам, онытылып калыр икән дип аптырап тормаган, аларны мәктәп пеналына салып йөртергә күнеккән. Айдар Бадыйковның да документлары белән тәртип булып чыкты, механизатор чит илдә җитештерелгән кыйммәтле комбайнын 60 литр су белән дә тәэмин иткән. Двигательләрен өрдереп чистартучы комбайннарның ургычтагы каешларны каплавычлар белән ышыклау мөһимлеген Вәлиев катгый бурыч итеп куйды.

"Уңыш" җәмгыяте бу көнне кырга бер генә комбайн чыгарган: "Енисей"да Нәсим Сабитов олы юл буендагы арпаны теземнәргә салып йөри иде. Кесәсендә тиешле документлары табылган, комбайнын да кирәкле әсбаплар, иң мөһиме, 200 литрдан артык су белән тәэмин иткән механизаторга да Рөстәм Вәлиев шул ук шелтәне белдере: ургычтагы "ялангач" каеш һәм сипләрне кичекмәстән "киендерергә"! Ә менә "Игенче" җәмгыяте яллаган шәхси эшмәкәр Ренат Латыйпов комбайнына карата дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы шелтәләрне күп белдерде, хәтта беркетмә дә төзергә мәҗбүр булды. Транспорт белән идарә итүгә хокук бирүче документларын җиңел автомобилендә "онытып" калдырган механизатор, комбайнының техник торышын да кимендә дүрт ел тикшертмәгән, техник куркынычсызлык чараларын күрмәгән булып чыкты, гәрчә Латыйпов "картлач" комбайнын сафка бастыру өчен зур чыгымнарга барса да: техникага карап, аңа егерме яшь биреп булмый. Рөстәм Вәлиев шәхси эшмәкәргә тиз көннәрдә техник тикшерү узарга, документларын тәртипкә салырга һәм тыныч күңел белән уракны дәвам итәргә киңәш итте.

P.S. Гаебен тулаем таныган Латыйпов икенче көнне үк комбайнына техник тикшерү үткәртеп, эшкә рөхсәт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев