Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда көзге чәчү оптималь срокларда тәмамланды

Районда көзге чәчү быел оптималь срокларда тәмамланды.

Бер михнәтнең бер рәхәте була, диләр. Көн аралаш яуган яңгырлар икмәкләрне урып-җыюда берникадәр тоткарлык тудырса да, алар туфрак куенына салынган уҗым культуралары тишелеше өчен зур шифа. "Нәбиуллин", "Игенче", "Уңыш", Тукай исемендәге агроколлективларның иген кырлары комбайннар гөрелтесеннән тынып калды - биредә урак төгәлләнде. Хуҗалыкларда җир эшкәртү дә яхшы темпта бара. Бу эш район буенча планда каралган мәйданның өчтән бер өлешендә башкарылган икән, димәк салам җыюга да урыннарда җитди якын киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев